news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия татарлары Халыкара туган тел көненә багышлап фәнни-мәдәни очрашу үткәрде

Онлайн очрашуда татар, башкорт һәм төрекләр үз халыкларының риваятьләре һәм тел үзенчәлекләре белән таныштырды.

Төркия татарлары Халыкара туган тел көненә багышлап фәнни-мәдәни очрашу үткәрде
Онлайн очрашудан скриншот

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Кичә Төркия һәм Казан татарлары, башкорт һәм төрекләр катнашында Халыкара туган телләр көненә багышланган очрашу узды.

Очрашуда татар теле белгече Луиза Гәләветдинова татар сөйләмә теленең диалектлары, Бәләбәй шәһәренең 15 нче урта мәктәп башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Язгөл Мөхәммәтова башкорт теле, башкорт халкының килеп чыгышы һәм риваятьләре, филология фәннәре кандидаты Нуридә Насыйбуллина Башкортстанның Эстәрлебаш авылы мәдрәсәсе тарихын сөйләп үтте.

«Чарада телгә кагылышлы татар һәм башкорт мәкальләре яңгырады. Татар, башкорт, төрек телләрендә шигырьләр, татар һәм башкорт телләрендә җырлар, татар әдибе әсәреннән өзек тәкъдим ителде», — дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Сөйләшү» тел проектының җитәкчесе — Төркиядә яшәүче татар кызы Айгөл-Зара Кәбирова.

Онлайн-очрашу «Бердәм булыйк һәм туган телебезне кадерлик, чөнки туган телен кадерләгән халык кадерле булыр» девизы белән үткән.

«Төрек яшьләре, Анкара шәһәренең Хаҗы Байрам Вәли университеты Заманча төрки телләре һәм әдәбиятлары бүлеге студентлары Хәлил-Ибраһим Өзгүн, Йосыф Алтынышык, Әдә-Нур Җошкунюрәк төрек, татар, башкорт әдипләренең шигырьләрен сөйләп безне аеруча сөендерде», — диде Айгөл-Зара Кәбирова.

Очрашуда «Татар-информ» хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшина җырлады, Муса Җәлил, Гөлүсә Батталова, Дәрдемәнд, Көроглу, Хөсәен Нихаль Атсыз, Рами Гариповның шигырьләре яңгырады, Казан театр училищесының 4нче курс студентлары чыгыш ясады.

Чараны «Сөйләшү» тел проектының җитәкчесе — Төркиядә яшәүче татар кызы Айгөл-Зара Кәбирова һәм Башкортостанның Бәләбәй шәһәре 15нче урта мәктәп башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Язгөл Мөхәммәтова оештырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100