news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия татарлары Габдулла Тукайга багышланган очрашуларны zoom аша үткәрә

Төркия шәһәрләрендә zoom аша Тукайның шигырьләрен дә укыганнар.

(Төркия, 23 апрель, «Татар-информ», Айзирәк Гәрәева-Акчура). Бу көннәрдә Төркия татарлары бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган очрашуларны zoom аша үткәрә.

Төркиядә ковид пандемиясе сәбәпле, күп төрле тыюлар кертелде. Кешеләргә күпләп җыелу, билгеле бер сәгатъләрдә һәм көннәрдә өйдән чыгулар тыелган.

«Идел-Урал» мәдәни һәм үзара ярдәмләшү җәмгыяте рәисе Гөлтан Ураллы татарлар өчен чараларның интернетта узуын әйтте. «Пандемия чорында очрашуларыбызны интернет аша оештырырга туры килә. Билгеле бер сәгатьтә, аерым тема буенча сөйләшергә җыелабыз», — диде, ул.

21 апрель көнне Истанбулның Мәрмәр үниверситеты мөгаллиме Ләйсән Шахин җитәкчелегәндә алып барылган татар теле курсына йөрүчеләр Тукайны искә алдылар.

22 апрель көнне исә икенче zoom очрашу Истанбул, Искешәһәр, Биләҗик, Измир, Күтәһия, Конья шәһәрләрендә яшәүче татарлар катнашында узды.

Гөлтан ханым: «Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне якынлашканда, аның шигырьләрен укырга килештек. Алдан һәркем бер шигырен сайлап алып өйрәнде», — диде.

Тукайны искә алуга багышланган очрашу шагыйребез рухына дога кылудан башланды. Тукайның тормышы турында фикер алышу булды. Аннары шигырьләре укылды. Мәсәлән, Күтәһия татары Мостафа Өзтүрк «Пар ат», Коньядан Рәхмәтуллаһ Куртаран «Милли моңнар», Биләҗиктән Юныс Әмрә Канбир «Шөһрәт», Искешәхердән Якуп Акчура «Аң», Истанбулдан Гөлтән Ураллы «Туган авылым», «Булмаса» шигырьләрен төрекчә һәм татарча укыдылар.

Истанбулдан Кәмал Акчин, Яшар Байтак һәм Измирдән Мәҗит Сүзәр Тукайның әһәмияте, йогынтысы турындагы фикерләре белән уртаклашты. Доганы Истанбулдан Һидаят Җайыклы кылды.

Очрашу катнашучыларның аяк басып «Туган тел» җырын күмәк башкарулары белән тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100