news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия татарлары дөнья буенча сибелеп яшәүче татарларга Яңа ел теләкләрен ирештерде

Төркиядә гомер итүче милләттәшләребез татарларга 2017 елдан тынычлык, иминлек өмет итә.

(Истанбул, 2 гыйнвар, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Төркиядә гомер итүче милләттәшләребез 2016 елны нинди уй-фикерләр белән уздырып җибәргән, 2017 елдан нәрсә өмет итә – шул җәһәттән, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сораштыру үткәрде.

Фазыл Агиш, галим, Истанбул: Кешеләр, дөнья барлыкка килгәннән бирле, хыяллар һәм чынбарлык арасында яши. Инсан дигәнең гаҗәеп, каршылыклы җан иясе: теләгәне һәм гамәле яки башыннан узган вакыйгалары бер-беренә туры килми. Кешеләр яңа чорга, көнгә яки елга бөек өметләр баглап, яхшылык, гүзәллек, саулык, иминлек, ышаныч, гаделлек, кардәшлек, тынычлык һәм хозур өмет итеп, хәер-догалар белән башлангыч ясый. Ләкин аның ничек төгәлләнәчәген белә алмый.

2016 елны артта калдырдык. Калдырып киткәндә, әлбәттә, нәтиҗәләрен дә күздән кичерәбез. Күздән кичергәндә бездән аерылмаган саулык, иминлек, бәхет кебек әйберләребез турында уйланмыйбыз. Алар безгә гадәти хәл кебек тоела, хәлбуки моңа шөкер итәргә кирәк. Бәлки рекорд дәрәҗәсенә җиткән кайбер вакыйгаларга гына игътибар юнәлтәбез. Чөнки ул һәрвакыт дәвам итми бит. Кайчак гел булып торган бәла-казаларга, фаҗигаларга ияләшеп китәбез, аларны да нормаль күренеш итеп кабул итә башлыйбыз. Әнә шундый уй-төшенчәләр күләгәсендә мин 2016 елның кешелекне бик шатландырмаганлыгын әйтер идем. Төркиядә ПКК террор оешмасы һәм аның юлыннан баручы ТАК, ДАЕШ, ФЕТО кебек террорчылар бу елга үзләренең тамгаларын салып калдырды. Алар бөтен дөньяның иминлеген бозды. Дөньяда демократиягә тәккатьсезлек җәелә бара. Хәтта яңа кануннар да Кешенең табигый хак вә хокукларын бозуга корылган. Әфганстан, Ирак, Сирия, Палестина, Ливия, Нигерия, Сомали, Йәмән, Бахрейн кан түгә. Сионист һәм фашист кайбер дәүләтләр бу хәлләргә күзен йома. Миңа тимәгән елан мең яшәсен, дигән кебек. Ләкин онытмасыннар иде: ул елан бер көн аларны да чагарга мөмкин. Мондый мәхшәри вакыйгалар эчендә дөнья халыкларының күбесе нишләргә белми, кайберләре “өметкә юлчылык” мисалында мөһаҗирлек юлында һәлак була. Икътисади торгынлык та үзен ару сиздерә. Кая карама – эшсезлек, баткан ширкәтләр. Боларга мәгълүмат керлелеге нәтиҗәсендә туган һәм күбәйгәннән-күбәеп дәвам итүче дошманлашу очракларын да өстәргә мөмкин. Расистлык, дини фанатлыкның, еллар буе дустанә яшәгән халыкларны бер-берсенә дошман итеп, хаос китереп чыгаруын де билгеләп үтү кирәк. Болар барысы да узган айларның вакыйгалары.

2017 елга кереп барган бу көннәрдә АКШның кайбер сәясәте нәтиҗәсендә көнчыгыш илләренең пар стандарты каршысында “Авразия блогы” барлыкка килүен дә әйтми узу мөмкин түгел. Бу хәл Көнчыгыш белән НАТОга каршы яңа көч, дигән сүз. Капитализмның акча уеннары, нефть һәм доллар бәяләре, акчаның чынбарлык кыйммәте калмавы, акча урынына алтын белән түләүне гамәлгә кую кебек икътисади мәсьәләләр – соңгы елның вакыйгаларын тәшкил итә. Өстәп шуны белгертәсе килә: ДАЕШның элеккеге көче калмавы сизелә. Әл-Каида террор оешмасының да зәгыйфьләнүен тоемлыйбыз. Ләкин аларны төбе-тамыры белән юк итми торып, дөнья халыклары рәхәткә ирешмәячәк. Шуңа күрә, бүген башланган бу яңа ел да әле безгә тынычланырга ирек бирми. Әмма ләкин адәм баласы киләчәккә өмет белән карарга күнеккән. Өметсез – шайтан гына, диләр бит.

Татарстанда булсын, Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә булсын яки тыныч булмаган бу дөньяның бүтән почмакларында булсын – барлык татарларга сабыр, саулык, иминлек, бәхет, белем һәм мәдәният дәрәҗәсен тагын да югары күтәрерлек уңышлар, бер-берләрен яратып, хөрмәт итеп хозурлыкта яшәүләрен телим. Яңа ел хәерле, бәрәкәтле, Аллаһе Тәгаләнең рәхмәтендә тыныч һәм уңышлы кичсен.

Сәбика Агырал, программист, Анкара: 2016 ел яши торган илем һәм төрки дөнья өчен ачы вакыйгалар һәм гөнаһсыз кешеләрнең һәлак булулары аркасында начар узды. Бигрәк тә, 15 июль Төркия өчен зур сынау булды. 2017 елда баш күтәрүләр, сугыш, террор кебек ләгънәт вкыйгалар нәтиҗәсендә барлыкка килгән яраларның төзәлүен, икътисади һәм социаль тормышның яхшы якка үзгәрүен, кеше хокукларының, милли иминлекнең тагын да куәтләнүен телим.

Төркиядә яшәүче бер кырым татар буларак, мин Татарстан һәм татар халкына бергәлек, тынычлык, тереклек, хозур телим. Имин һәм көчле булсыннар. Берберебез белән дус булыйк, бергә кайнап яшик.

Ильяс Мифтахов, докторантура студенты, Анкара: 2016 ел, гомумән алганда, авыррак, төрле фаҗигаләргә бай булды. 2017 ел, бәлки, узган елга караганда, әйбәтрәк булыр дип өмет итәм, өметсез – шайтан, ди бит халык әйтеме.

Татар халкына исә киләсе елда уңышлар, исәнлек-саулык, бәхет-шатлык, иминлек, җан тынычлыгы, тән сәламәтлеге теләп калам. Милләтебез киләсе елда тагын да көчәер, матди яктан ныгыр, дип өмет итәм. Яңа елда изге теләкләре чынга ашсын.

Нәркис Әхтәм, лаеклы ялда, Истанбул: Гомеремнең тагын бер елы узып бару мине моңайта. Моңа карамастан, һәр яңа ел кеше күңелен өметләр белән тутыра. Бу җәһәттән, Татарстан һәм башка илләрдә яшәүче барлык татар халкын Яңа ел белән котлыйм, 2017 елның аларга тынычлык, хозур һәм бәхетләр алып килүен телим. Яңа ел гүзәллекләр эчендә узсын. Илләр арасында тынычлык булсын.

Наҗия Алпай, “Ватан” партиясе активисты, Истанбул: 2016 ел дөнья һәм яши торган илем өчен кан, күз яшьләре һәм мәҗбури мөһаҗирлек кебек күңелсез вакыйгалар нәтиҗәсендә матур кичте, дип әйтә алмыйм. Күңелем аның тизрәк бездән ераклашуын тели.

2017 - Кемализм елы булсын, дим. Соңгы елларда илем төрекләрнең бөек лидеры Мостафа Кемаль Ататөрек принципларыннан шактый ераклашты. Бу хәл илдә төрле фаҗигаләр, баш күтәрүләр, кан, күз яшьләре түгелү, икътисади тотрыксызлык сәбәпләренең берсе булып тора. Шуңа күрә, милли лидерыбызның эшчәнлеген, сәясәтен, аның максатын, тәгълиматларын тагын бер кат искә төшерү зарур.

Татарстан – минем өчен аеруча әһәмиятле ил. 2017 елда барлык татарлар саулыклы, бәхетле булсыннар. Аларга көнчыгыш һәм көнбатыштан юлга чыккан империализмга каршы торырлык көч, акыл, гайрәт телим. Ирекле вә бай ил булып яшәсеннәр. Аллаһ дәүләтләребезне тынычлыктан аермасын.

Һаләнур Агиш, күчемсез милек белгече, Анкара: 2016 ел сәламәтлегем какшавы һәм илемдәге террор вакыйгалары аркасында бик начар үтте.

2017 елның иң элек саулык, аннары бәхет, танычлык, хозур китерүен өмет итәм. Сугышлар, кан коелышлар, һәлакәтләр булмасын.
Татарстан халкына исә тынычлык, бәрәкәтле ел телим.

Абдуллах Җаеклы, лаеклы ялда, Искешәһәр: Йөрәкләре игелек тулы, аталарыбыз иленең сакчылары булган бөтен татарларның һәм Татарстан халкының чын күңелемнән Яңа елын тәбрик итәм. Аларга ныклы сәламәтлек һәм даими бәхет, тынычлык телим. Тирән ихтирам белән сәлам юллап калам.

Бахшаиш Фыратоглу, икътисад белгече, Анкара: Билгеле булганча, 2016 ел Төркия һәм күршеләребез өчен бик матур узмады. 2017 елда бу проблемаларның кабатланмавын телим. Фәкать теләк белән чынбарлык – икесе ике әйбер. Шуңа күрә, бу араларда мин караңгы уйлар эченнән чыга алмыйм. Шулай да, татарлар һәм төрки дөнья өчен минем теләгем шуннан гыйбарәт: алдагы чорны мөмкин булганча аз зарар белән үткәрү насыйп булсын. 2017 елның, үтеп киткән 2016 елга караганда, өмет тулы, саулыклы, тыныч ел булуын телим.

Эльмира Җамалетдин, табибә: 2016 ел, минем өчен үкенеч, сагыш елы булды. 2017 елда бомбалар шартламавын, үлемнәр, шәһитләр, сугышлар булмавын, хозур тулы ел булуын өмет итәм.

Татарстан һәм татар халкына сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәрәкәт тулы имин ел телим.

Таңсылу Алтай, студент, Истанбул: 2016 ел минем өчен бик үк начар узмады. Бу елда мин университетта үзем теләгән бүлектә укый башладым. Инглизчәмне шомарттым. Үзем эш табып, акча эшләү тәмен татып карадым. Үземне үсеп киткән кебегрәк хис итәм. Яңа дуслыклар, яңа тәҗрибәләр казандым. Шулай да, яши торган илемдәге террор вакыйгалары, бомбалар шартлап, бер гаепсез кешеләрнең үлүләре күңелгә курку, борчу салды, җан тынычлыгын алды.

Шуңа күрә, 2017 елда иң элек, бөтен илләрдә тотрыклы сәясәт һәм икътисад һәм югары дәрәҗәдә иминлек булуын телим. Шәхсән үзем өчен исә – дәресләремдә уңышлар! Чөнки математика белгече булу бик җиңел бирелми. Авырлыгы укый башлагач хис ителә. Уңышка ирешер өчен, әлбәттә, ныклы сәламәтлек, шат күңелле булу кирәк. Өйрәнә торган фәнемдә, шөгыльләнә торган спорт тармагы – тхэквандода һәм сәнгатьтә уңышлар, матур яңалыклар, кешелеккә файдалы табышлар көтеп калам.

Татарстан һәм татарлар өчен теләкккә килгәндә – туган илемдә туган телемнең иркен куллануын, туган телдә белем алу мөмкинлекләренең артуын телим. Татар җанлы талантлы яшьләрнең күбәюен һәм аларның рухи кыйммәтләребезне саклауларын өмет итәм. 2017 ел татар халкына сәламәт тормыш, бәхет һәм бердәмлек китерсен.

Вахит Ирдән, лаеклы ялда, Искешәһәр: Аллага шөкер, иске елны сау-сәламәт озаттык. Туганнар, балалар белән гөрләп яшәдек. Яңа 2017 елның да шатлыкларга бай булуын телим. Еллар тыныч, ватаныбыз, халкыбыз исә сугышлардан, афәтләрдән имин булсын.

Ата-бабаларыбыз яшәгән җирләрдәге милләттәшләребезгә саулык, бәрәкәтле, имин тормыш телим. Бергә булыйк, кунакларга йөрешеп яшик! 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100