news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия татарлары Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабаларын искә алды

Милләттәшләребез «Үлемсез полк» онлайн акциясендә катнашты.

(Казан, 9 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Төркиядә яшәүче татарлар Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары, әби-бабаларын искә алу марафонына кушылды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова сөйләде.

Измирда яшәүче Гөлнара ханым әнисенең әтисе турында сөйләп үтте. «Муллахмәт Гарипов Тәкәнеш районы Югары Өскебаш авылында 16 балалы урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. 1930 елда Гарипова Зәйтүнә Гыйбадулла кызы белән гаилә кора. 7 бала тәрбиялиләр. Бөек Ватан сугышы башлангач, 1941 елның 28 декабрендә Кызыл Армия сафларына алына һәм 251нче дивизиянең 923нче атучылар полкына билгеләнә», — ди ул.

«Кыр ашханәсендә пешекче булып хезмәт итә. Мәскәү өлкәсеннән башланган фронт юллары аны Беларусь җирләренә кадәр китерә. Каты бәрелешләр вакытында яралана. Бу Орша шәһәрен азат иткән Винницк өлкәсендә була. Госпитальләрдә дәваланып, III группа инвалид булып, туган авылына кайта. Гаиләсендә дини белем алган бабаем авылның дини тормышында әһәмиятле вазифа башкара — ул казый була», — диде Гөлнара ханым.

Гөлнара ханым бабасының колхоз эшләрендә актив катнашуын әйтеп үтте. «Янгын сүндерүчеләр бригадасында җаваплы эш башкара. Яңа мәчетне планлаштыру, төзү эшләрендә актив катнаша. 2002 елны, 95 яшендә вафат булды», — диде ул.

Истанбул шәһәрендә яшәүче Гүзәлия ханым әтисе ягыннан бабасы Галихан Шигаев (1897-1943) хакында сөйләде. «Ул Беларусь җирләрендә вафат була. 28 хәрби хезмәткәрнең туганнар каберендә җирләнгән. Аны сагынып искә алабыз», — диде ул.

Анталиядә яшәүче Зөләйха ханым әтисе Гариф Габбасовны искә алды (1926-1991). «Минем әтием сугыш вакытында Уфага кече командирлар әзерли торган полк мәктәбенә укырга җибәрелә. Аннан, ефрейтор исемен алып, фронтка китә. Берлинга кадәр барып җитә һәм, фашистларны җиңеп, туган ягына 1950 елда гына кайта», — дип сөйләде ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100