news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Төркия тарихында беренче тапкыр парламентка көрт партиясе үтеп керде

Төркиядә сайлаулар үтте

(Истанбул, 9 июнь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Узган якшәмбедә Төркиядә парламент сайлаулары булып узды. Анда илнең 20 сәяси фиркасе һәм 165 бәйсез кандидат катнашты. Рәсми затларның белдерүенчә, халык депутатларын 55 миллионга якын кеше сайлаган. Бу - сайлау хокукына ия халыкның якынча 87 проценты ватандашлык бурычын үтәгән дигән сүз. Иң күп тавышны дәүләт икътидарындагы фирка – Гаделлек һәм үсеш партиясе җыйган. Икенче урында Җөмһурият халык партиясе тора. Миллиятче хәрәкәт партиясе дә 80 депутат белән парламентта урын алачак. Төркия көртләренең мәнфәгатьләрен яклаучы Халыкларның демократик партиясе, сайлауларда 80 депутат белән, ил тарихында тәүге тапкыр Бөек Милләт Мәҗлесенә керү хокукына иреште. Шулай итеп, Төркия парламенты моннан соңгы эшчәнлеген төп 4 партия милләт вәкиле белән алып барачак. 

2002 елдан бирле дәүләт хакимияте дилбегәсен үз кулында тоткан Гаделлек һәм үсеш партиясе 2002, 2007, 2011 елларда үткәрелгән сайлаулардагы уңышларын яңарта алмады. 4 ел элек бу фирка парламента 326 депутат белән күпчелекне тәшкил иткән булса, хәзер 258 милләт вәкиле белән (40,8 %) урын ала. Бу исә Гаделлек һәм үсеш партиясенә үзенә генә хөкүмәт кору мөмкинлеге бирми. Моның өчен парламентка кимендә 276 депутаты үткән булырга тиеш. Нәтиҗәдә, бу хәл, әлеге фирканең Төркия конституциясенә үзгәрешләр кертеп, дәүләт президенты вәкаләтләрен киңәйтү һәм аның АКШ, РФдагы кебек дәүләт җитәкчелегенә әверелдерү теләген тормышка ашыруын кыенлаштыра. Бу исә Рәҗәп Тайип Эрдоганның икенче срокка Президент итеп сайлануына өметне киметә. 

Сайлау нәтиҗәләре уңаеннан, Төркия тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу, халыкның нәрсә әйтергә теләгәнен аңладык, бу безгә сабак булачак, дип чыгыш ясады. Ул: «Сайлау нәтиҗәләре нинди булса булсын, бөтен партияләр ил алдындагы җаваплылыкларын онытмаска тиеш. Без, Гаделлек һәм үсеш партиясе буларак, иң якын вакытта үткәреләчәк җыеныбызда сайлау нәтиҗәләренә анализ ясаячакбыз», - диде.

Яңа парламентның эшчәнлегенә халык яңа өметләр баглый. Төркияне нәрсә көтә – вакыт күрсәтер.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100