news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Төркия тамашачысында “Курчак туе” спектакле зур тәэсир калдырды
Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Төркиядә узган XI Халыкара Кара диңгез театрлары фестивале нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуы узды
Скопировать ссылку
(Казан, 18 май, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Төркиядә узган XI Халыкара Кара диңгез театрлары фестивале нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуы узды. Анда театр директоры Шамил Закиров, театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, артист Әзһәр Шакиров катнаштылар.
Искә төшереп үтәбез, XI Халыкара Кара диңгез театрлары фестивале 11-17 май көннәрендә узган иде. Театр форумында Төркия, Болгария, Япония, Хорватия, Израиль, Грузия, АКШ, Украина һәм башка илләрдән 30га якын театр коллективы катнашты. Шул фестивальдә безнең Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры да Гаяз Исхакый әсәре буенча Мансур Гыйләҗев белән Ризван Хәмид язган “Курчак туе” пьесасын тәкъдим итте.
Шамил Закиров әйтүенә караганда, барлык театрлар да аз составта килгәннәр иде. Спектакльләрендә дә берәр, икешәр, өчәр артист кына уйнады. Г.Камал театры спектаклендә бер төркем артистлар җәлеп ителгән иде, шуның белән ул башкалардан аерылып торды.
Фәрит Бикчәнтәев сүзләренә караганда, фестивальгә театр нәкъ менә Гаяз Исхакый әсәре буенча язылган пьесаны алып барырга булды. Чөнки Гаяз Исхакый – Төркиядә яшәгән, шунда күмелгән, милләтебезнең олуг шәхесе. “Без Төркиядә Гаяз Исхакый каберен дә зыярат кылдык. Төркиягә барган саен, хөрмәтле язучыбыз күмелгән урынга чәчәкләр салу традициягә әйләнде. Әйтергә кирәк, шундагы зиратның пөхтәлеге безне таң калдырды”, - диде Фәрит Бикчәнтәев.
“Курчак туе” спектакленең премьерасы Камал театры сәхнәсендә 2009 елның 8 ноябрендә уйнала. Аның режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев, рәссамы – Булат Ибраһимов, пластика буенча режиссеры – Наил Ибраһимов.
Әзһәр Шакиров та Төркиядәге фестивальдә алган тәэсирләре белән уртаклашты. “Без күрсәткән спектакльне фестиваль тамашачылары да, башка илләр театрлары артистлары моңа кадәр күрмәгән булган. “Курчак туе” аларны таң калдырды. Татар театры бөтен дөньяга татар халкының барлыгы турында аваз сала. Минемчә, бары тик сәнгать аша гына милләтне танытырга була”, - диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot