news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия студенты «Хәят» повестендә хис-тойгы фигыльләрен өйрәнгән

Мәрвә-Нур Әртәм әсәрне татар теленнән төрек теленә тәрҗемә итеп, унбиш уңай, уналты тискәре хис-тойгы фигылен ачыклаган.

Төркия студенты «Хәят» повестендә хис-тойгы фигыльләрен өйрәнгән
Мәрвә-Нур Әртәм

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Төркиянең Нигъдә Өмәр Халисдемир университетының заманча төрки телләре һәм әдәбиятлары бүлеге студенткасы Мәрвә-Нур Әртәм «Фатих Әмирханның „Хәят“ повестендә хис-тойгы фигыльләре» темасына диплом эше әзерләгән.

Мәрвә-Нур Әртәм татар телен бик яратуын, шуңа да укытучысы филология фәннәре докторы Фатьма Әртүрк белән диплом эшенең темасы итеп Фатих Әмирханның «Хәят» повестен сайлаганын әйткән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова сөйләде.

«Мин бу повестьне төрекчәгә тәрҗемә иттем. Шулай итеп, Фатих Әмирхан белән таныштым. Әдипнең шәхесен һәм әсәрен бик яраттым. „Хәят“ повесте татар халкының тормышын, ислам диненә бирелгәнлеген, татарлар белән руслар арасындагы культура аермасын аңлау өчен әһәмиятле дип уйлыйм», — ди студент.

Мәрвә-Нур Әртәм хезмәттә повестьтәге хис-тойгы фигыльләренең сүзлек мәгънәләреннән тыш, өстәмә мәгънәләрен дә игътибарга алган. «Повестьтәге хис-тойгы фигыльләрен унөч подтемада тикшердек. Унбиш уңай, уналты тискәре хис-тойгы фигылен таптык. Барлыгы исә 40 хис-тойгы фигылен тикшердек», — диде ул.

«Төркиядә Фатих Әмирхан турында галим Иклил Корбанның бер мәкаләсе һәм төрек әдәбияты китапларында гомуми мәгълүмат бар. Боларга „Хәят“ повестенең төрекчәгә тәрҗемәм өстәлде. Шулай ук, Төркиядә татар телендәге хис-тойгы фигыльләре тикшерелмәгән бер тема иде», — дип йомгаклады Мәрвә-Нур Әртәм.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100