news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия Сириянең 360 мең мәктәп укучысын дәреслекләр белән тәэмин итәчәк

Дәреслекләр Африн, Джераблус, Әл-Баб, Аазаз, Маре, Чобанбей һәм Ахтарин районнарында урнашкан мәктәпләргә таратылачак.

 (Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Төркия Мәгариф министрлыгы Сириянең төньягында террорчылардан азат ителгән районнарда 360 мең мәктәп укучысы өчен 3,6 миллион дәреслек бастырып чыгарган. Бу хакта Төркиянең «Анадолу» агентлыгы хәбәр итә.

Гарәп һәм инглиз телләре, математика, табигать фәннәре, физика һәм химия буенча дәреслекләр гарәп телендә нәшер ителгән һәм Сирия мәктәпләрендәге уку программаларына туры килә.

Дәреслекләр Африн, Джераблус, Әл-Баб, Аазаз, Маре, Чобанбей һәм Ахтарин районнарында урнашкан мәктәпләргә таратылачак.

  • Сириядә сугыш хәрәкәтләре 2011 елның мартында башланды. БМО мәгълүматлары буенча, кораллы конфликт барышында 400 меңнән артык кеше һәлак булган, 10 миллионнан артыгы үз йортларын ташлап киткән. 4,8 миллион кеше башка илләрдә үзләренә сыену урыны тапкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100