news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия сәясәт чынары Нәҗметтин Эрбакан белән хушлаша

Төркиянең сәяси тормышында зур роль уйнаган сәясәт эшлеклесе, экс-премьер-министр Нәҗметтин Эрбакан 85 яшендә дөнья куйды

(Истанбул, 1 март, «Татар-информ», Рушания Алтай). Бүген Төркия күренекле сәясәт эшлеклесе, элеккеге премьер-министр Нәҗметдин Эрбакан белән хушлаша. 85 яшендә авырып вафат булган сәяси лидер Эрбакан Төркиянең бүгенге илбашы Абдуллаһ Гүл белән премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоганның сәясәттәге остазлары буларак беленә. Күпләргә мәгълүм булганча, Төркиянең хәзерге дәүләт җитәкчеләре Нәҗметтин Эрбакан җитәкләгән партияләрнең әгъзалары иде. "Рефаһ" партиясеннән Истанбул шәһәре хакимияте җитәкчелегенә кандидат итеп күрсәтелгән Рәҗәп Тайип Эрдоган, сайлауларда җиңеп чыгып, 1994-1998 еллар арасында тарихи кала белән идарә итте. 1998 елда "Рефаһ" фиркасы ябылганнан соң, Гүл белән Эрдоган юлларын Эрбаканнан аердылар. Рәҗәп Тайип Эрдоган элеккеге партиядәшләренең кайберләре белән бергә 2001 елның 14 августында "Гаделлек һәм үсеш (Adalet ve Kalkınma)" партиясен корды. Бу вакыйга аның элеккеге җитәкчесе һәм остазы Нәҗметтин Эрбакан белән мөнәсәбәтләренең бозылуына сәбәпче булды.
Нәҗметтин Эрбакан 1948 нче елда Истанбул техник университетын бетергәч, фән белән шөгыльләнергә керешә. Чит илләрдә хисапсыз тикшеренүләрдә була. Бигрәк тә мотор темасы буенча кызыксына. 1965 елда техник фәннәр буенча профессор гыйльми дәрәҗәсе ала. 1969 нчы елда беренче тапкыр Төркия парламентына халык депутаты булып сайлана. 1970 нчы елның гыйнварендә "Милли низам" исемле сәяси партия кора. Ләкин ул бер елдан соң ябыла. 1972 елда "Милли сәламәт" фиркасен корып, 1973 елгы сайлауларда партиясенең 51 әгъзасы халык депутаты була һәм парламентта урын ала. Эрбакан 4 ел Төркия премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкара. Әмма сәяси үзгәрешләр нәтиҗәсендә партиясенең эшчәнлеге тагын туктатыла. Тормышын сәясәттән башка күз алдына китерә алмаган лидер 1983 елда "Рефаһ" партиясен төзи һәм аның рәисе була. 1996 елда Таңсу Чиллер җитәкчелегендәге "Догру юл" партиясе белән уртак хөкүмәт корып, Төркиягә премьер-министр буларак ике ел хезмәт итә. 1998 елда "Рефаһ" партиясе дә ябыла. Нәҗметтин Эрбаканга 5 ел сәясәт белән шөгыльләнмәү җәзасы бирелә. 2003 елда яңадан сәясәт дөньясына аяк басып, "Сәгадәт" партиясен җитәкли башлый. Берничә ел җитәкчелек вазыйфасыннан китеп торса да, узган ел октябрь аенда партия дилбегәсен янәдән үз кулына алган иде.
Нәҗметтин Эрбакан Төркиянең элеккеге дәүләт президентлары Тургут Өзал һәм Сөләйман Дәмирәл белән бер университетта, бер группада укыган кеше буларак та игътибар үзәгендә. Әлеге группадашларының сәясәтеннән аермалы буларак, Эрбакан дини-радикаль сәяси карашка ия иде.
27 февраль көнне өйлә сәгатьләрендә Әнкарадагы хастаханәдә дөньяга күзләрен йомган Нәҗметтин Эрбакан бүген өйлә сәгатьләрендә Истанбулда гаилә якыннары күмелгән зиратта туфракка биреләчәк. Күп елгы гадәт буенча, Төркия дәүләт эшлеклеләренә хөкүмәт тарафыннан махсус хушлашу җыены үткәрелә, ләкин мәрхүм мондый шау-шулы чара оештырмаска васыять иткән. Шулай да Истанбулның Фатих мәчетендә булачак җеназа мәрасименә Төркиянең дәүләт илбашы, министрлар, губернаторлар, шәһәр хакимият башлыклары белән бергә миллионнан артык кеше катнашачак. Төркиянең 80 төбәгеннән халык меңнән артык автобус белән киләчәк. Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоганның, Алманиядәге рәсми сәфәрен туктатып, Истанбулга кайтачагы хәбәр ителә матбугатта. Эрбакан белән хушлашу мәрасименә 60тан артык чит илләрнең дәүләт эшлеклеләре, министрлар, хәтта элеккеге дәүләт президентларының да килүе көтелә.
Җеназа мәрасимы мөнәсәбәте белән, Истанбулдагы күп кенә юллар автомобильләргә ябык булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100