news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия Сүриягә үз гаскәрләрен кертү мөмкинлеген кире какмый

Төркия Президенты фикеренчә, “һавадан һөҗүм итү генә җитәрлек түгел”

  (Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Төркия Президенты Рәҗәп Эрдоган Сүриягә үз гаскәрләрен кертү мөмкинлеген кире какмый, дип хәбәр итә “Интерфакс” Төркиянең “Хөррият” газетасына сылтама белән.

Төркия армиясе, “Ислам дәүләте” сугышчылары төркеменнән курыккан качаклар буенча халыкара килешү кысаларында, куркынычсызлык зоналарын билгеләүдә ярдәм итәр иде”, - дип белдерде Эрдоган. Төркия Президенты фикеренә караганда, “һавадан һөҗүм итү генә җитәрлек түгел”. Ул, “авиацияне җир көчләре тулыландырырга тиеш, алардан башка даими тәртип булмаячак”, дип белдерә.

Бу көнгә кадәр Төркия, АКШ ның “Ислам дәүләте” сугышчылары төркеменә каршы берләшү кысаларында, үзенә ниндидер җитди вазыйфалар алудан баш тарткан иде. Әмма хакимияткә якын Төркия чыганаклары раславынча, бу атнада Төркия җитәкчелеге үз позициясен яңадан карарга карар иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100