news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия россиялеләрне эчке паспортлар белән кабул итәргә әзер

Мәвлүт Чавушоглу сүзләре буенча, чит ил паспортыннан башка сәфәр кылу турында сөйләшүләр «күңелсез вакыйгалар»га кадәр үк булган.

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Төркиянең чит ил эшләре министры Мәвлүт Чавушоглу белдерүенчә, Төркия Россия белән һәр ике дәүләт гражданнарына эчке паспортлар буенча сәфәр кылырга мөмкинлек бирүне тикшерергә ниятли.

Ул бу хакта Анталиядә яшәүче Россия гражданнары белән очрашуда әйтте, дип хәбәр итә ТАСС мәгълүмат агентлыгы, NTV телеканалына сылтама белән.

Чавушоглу сүзләре буенча, чит ил паспортыннан башка сәфәр кылу турында сөйләшүләр «күңелсез вакыйгалар»га (2015 елның ноябрендә Сүрия чигендә төрекләрнең очкычлары тарафыннан Россиянең Су-24 бомбага тотучы очкычы бәреп төшерелүгә) кадәр дә булган. Хәзер сөйләшүне яңарту ниятләнелә, дип ассызыклады Төркиянең чит ил эшләре министры.

Аэропортларда шәхес таныклыгының эчке өлешен тикшерү буенча җиһазлар куела, дип өстәде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100