Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төркия Россиягә сезон арасында 50 мең тоннага кадәр генә помидор кертәчәк
Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы шундый тәкъдим кертә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 4 октябрь, "Татар-информ"). Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы Россиягә елына 50 мең тоннадан артык булмаган күләмдә генә Төркия помидоры кертүне тәкъдим итә. Россия вице-премьеры Аркадий Дворкович әлеге карар 2018 ел башында кабул ителәчәген билгеләп үткән. Бу хакта “Известия” җиткерә.
Алдан Төркиянең икътисад министры Нихат Зайбекчи республиканың 1 октябрьдән Россиягә томат кертә башлаячагын белдергән булган.
Искәртеп үтик, Россия 2016 елның 1 гыйнвареннан Төркиядән керүче авыл хуҗалыгы продукциясен чикләде. Санкцияләр 2015 елның ноябрендә Төркия истребителе Россия Су-24 очкычын юк иткәч кертелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз