news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркия Россиягә курорт төбәкләренә очышларны яңадан башларга тәкъдим итте

Россия Төркиядә эпидемиологик вазгыять катлаулы булу аркасында 15 апрельдән 1 июньгә кадәр әлеге ил белән авиаэлемтәне чикләгән иде.

(Казан, 24 май, «Татар-информ»). Төркия Россиягә элегрәк Германиягә карата кулланылган имин туризм шартларын булдыру моделен тәкъдим итте. Әлеге модель нигезендә, беренче чиратта, курорт төбәкләренә очышлар яңадан башланачак.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы Төркия мәдәният һәм туризм министры Мәхмәт Нури Эрсойга сылтама белән хәбәр итә.

Россия Төркиядә эпидемиологик вазгыять катлаулы булу аркасында 15 апрельдән 1 июньгә кадәр әлеге ил белән авиаэлемтәне чикләгән иде. Россия вице-премьеры Татьяна Голикованың секретариатыннан хәбәр итүләренчә, ул Эрсой һәм Төркия Президентының баш тышкы сәяси киңәшчесе Ибраһим Калын белән очрашкан. Очрашуда билгеләп үтелгәнчә, вазгыятьне һәм авиаэлемтәне яңадан башлау перспективаларын бәяләү өчен Төркиягә Россиядән делегация җибәреләчәк.

«Мәгълүм булганча, Россия туристлары, нигездә, Анталия, Бодрум һәм Даламанга (Измирга – сирәгрәк) сәяхәт итә. Әлеге төбәкләрдә коронавирус инфекциясе йоктыруга бәйле яңа очракларны карасак, аның Төркия буенча уртача күрсәткечләрдән 50 процентка түбәнрәк икәнлеген күрәбез. Өстәвенә, андагы кунакханәләр, нигездә, «барлык хезмәтләр дә кертелгән» системасы буенча эшли... Беренче этапта әлеге аэропортлар белән авиаэлемтә булдырырга, аннары бөтен Төркияне колачларга тәкъдим итәбез», - диде Эрсой.

news_right_1
news_right_2
news_bot