news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркия Россиягә 1 миллион доллардан артык бәягә айва керткән

2017 елның биш аенда Төркия Россиягә авыл хуҗалыгы продукциясенең 17 төрен керткән.

(Казан, 21 июнь, “Татар-информ”). 2017 елның гыйнвар-май айларында Төркия Россиягә 1,95 миллион долларлык - 1469 тонна айва керткән, дип хәбәр иткәннәр «Анадолу» агентлыгына Төркиянең Көнчыгыш-Кара диңгез төбәге экспертлары ассоциациясеннән (DKİB).

Әлеге чорда Төркия Россиягә мандарин, суган, грейпфрут, абрикос, персик, әфлисун, төче чия, кәбестә, слива, бәрәңге, чәчәкле кәбестә, карбыз, кавын, борыч һәм айва керткән.

Төркиянең Көнчыгыш-Кара диңгез төбәге экспертлары ассоциациясе мәгълүматлары буенча, агымдагы елның биш аенда, узган ел белән чагыштырганда, Төркия экспорты сан ягынннан 90 процентка, ә акча буенча 58 процентка арткан.

Гомумән алганда, 2017 елның биш аенда Төркия Россиягә авыл хуҗалыгы продукциясенең 17 төрен керткән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot