news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия Россия туристлары арасында иң популяр илгә әйләнде

Май бәйрәмнәрендә ял итү өчен күбрәк нәкъ шушы юнәлешне сайлыйлар.

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Төркия янәдән Россия туристлары арасында ял итү өчен бик популяр илгә әйләнде. Май бәйрәмнәрендә әлеге илдә һәр бишенче кеше ял итәргә ниятли. Бу хакта Level.Travel сату сервисы статистикасы дәлилли. Алар Россиянең 20дән артык әйдәп баручы тур операторыннан онлайн-турлар сата. Шуның белән бергә, Россия курортларында май бәйрәмнәрендә чиртатагы ялларын алучыларның 5 проценты гына ял итәргә ниятли. Бу хакта “Известия” хәбәр итә.

Май бәйрәмнәрендә иң популяр юнәлешләр рейтингын быел Төркия (22 процент) җитәкли. Икенче урында Таиланд (19 процент), өченче урында — Кипр (13 процент). 2016 ел лидеры булган Греция дүртенче урында, ул бары 9 процент җыя алган. 5-6нчы урыннарда Һиндстан һәм Тунис (7 һәм 6 процент). Үзебезнең курортларда исә май бәйрәмнәрендә россиялеләрнең 5 проценты ял итәчәк.

Level.Travel мәгълүматлары буенча, хәзер кыйммәт булмаган юлламаларны Төркиягә — бәйрәм чорында бер атналык сәфәр ике кешегә очу, өч йолдызлы кунакханәдә яшәү, “барысы да кертелгән” системасы буенча туклану 27 меңнән башлап алырга була.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100