news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия Рохинья мөселманнарына ашыгыч гуманитар ярдәм күрсәтә

Качаклар лагерына килгән мөселманнар саны 400 меңгә җиткән.

(Казан, 15 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген Төркия, Малайзия һәм Индонезия Бангладешка качкан мөселманнарга мөмкин кадәр тизрәк гуманитар ярдәм күрсәтергә ашыга. Ислам дине вәкилләре бу илгә Мьянма хәрбиләре һәм буддист-милләтчеләре һөҗүменнән качып килгән, дип белдерде Халыкара миграция буенча оешма (IOM) вәкиле Джоэл Миллман. Бу хакта “Анадолу” язып чыккан.

Аның сүзләренә караганда, качаклар лагерына килгән мөселманнар саны 400 меңгә җиткән. Бу халык агымы якын көннәрдә генә кимемәс кебек, диде IOM вәкиле.

"Бангладеш, Төркия, Индонезия һәм Малайзия бүген Аракан качакларына мөмкин кадәр тизрәк азык-төлек, су, төзелеш материаллары һәм беренче кирәк-ярак әйберләре китерергә ашыга", - диде Миллман.

ЮНИСЕФ вәкиле Марикс Меркадо хәбәр иткәнчә, Аракан качаклары арасында 240 мең бала, шул исәптән 36 мең бер яше тулмаган сабый бар.

Аның сүзләренә караганда, лагерьларда якынча 52 мең йөкле яки күкрәк белән имезүче хатын-кыз яши. Күп кенә балалар үз ата-аналарын югалткан.

16 сентябрьдә Кокс-Базарда кызамык һәм полиомиелиттан вакциналаштыру кампаниясе башланачак. Прививка 6-15 яшьләрдәге 150 мең балага ясалачак", - диде Бөтендөнья сәламәтлекне саклау вәкиле (ВОЗ) Тарик Язаревич.

Мьянма төньягындагы Аракан провинциясе мөселманнарына һөҗүм 25 августта көчәйгән. Аны “кораллы боевикларга каршы көрәш” сәбәбе белән башлаганнар. Төбәктә гуманитар вәзгыять кискен начарайган. Бангладешка качкан Аракан провинциясе халкының саны 400 меңгә җиткән.

Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белдергәнчә, Анкара Мьянмада массакүләм үтерелгән мөселманнар темасын БМО генераль ассамблеясе дәрәҗәсендә күтәрәчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100