news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркия Президенты Татарстан Президентын Республика көне белән котлады

Котлауларга Төркия чит ил эшләре министры Мәүлүт Чавашоглу кушылды.

Төркия Президенты Татарстан Президентын Республика көне белән котлады
архив/Михаил Захаров

(Казан, 30 август, “Татар-информ”). Төркия Президенты Рәҗәп Эрдоган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Татарстан Республикасы көне белән котлап телеграмма юллаган. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Ихлас күңелдән Сезне һәм тугандаш Татарстан халкын бәйрәм – Республика көне белән котлыйм, - диелгән телеграмма текстында. – Татарстан белән безнең багланышлар тирән тарихи һәм тугандаш элемтәләргә таянып, хезмәттәшлекнең барлык өлкәләрендә үсә бара. Сезгә һәм тугандаш Татарстан халкына иминлек һәм чәчәк атуны телим”.

Котлауларга Төркия чит ил эшләре министры Мәүлүт Чавашоглу кушылды. Ул Татарстан белән багланышларның Төркия һәм Россия арасында хезмәттәшлекне киңәйтүгә зур өлеш кертүен билгеләп үткән.  

 

news_right_1
news_right_2
news_bot