news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркия президенты Татарстан халкын ТАССРның бер гасырлык юбилее белән тәбрик итте

30 августта Татарстанда Республика көне һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган массакүләм чаралар узды.

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган татарстанлыларны республиканың бер гасырлык юбилее белән котлады. Телеграмма ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә юлланган.

«Безнең Татарстан белән мөнәсәбәтләр тарихи, мәдәни һәм ныклы элемтәләргә нигезләнгән. Шуларга таянып, барлык өлкәләрдә дә, беренче чиратта, икътисад тармагында үсеш дәвам итә», — диелә телеграммада.

Эрдоган Төркия белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлекнең Төркия һәм Россия арасындагы мөнәсәбәтләргә мөһим өлеш кертүен билгеләп үткән.

Котладу ахырында ул республика Президентына — бәхет һәм уңышлар, ә татарстанлыларга чәчәк ату һәм иминлек теләгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot