news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия Президенты Рәҗәп Эрдоган Шанхай хезмәттәшлек оешмасына керү ихтималын әйткән

Эрдоган әйтүенчә, Төркиягә Европа берлегенә караганда, Шанхай хезмәттәшлек оешмасында эшләү уңайлырак булыр иде.

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган сүзләренчә, ил Европа берлегенә керү мәсьәләсендә тукталып калмыйча, Шанхай хезмәттәшлек оешмасы әгъзасы булу мөмкинлеген карый. Бу хакта Hurriet басмасына сылтама белән “Интерфакс” агентлыгы хәбәр итә.

Төркия үзен Европа берлегенә керү мәсьәләсенә карата тыныч хис итәргә, бу мәсьәлә белән генә чикләнмәскә тиеш. Кемдер мине бәлки тәнкыйтьләр, ләкин мин үз фикеремне әйттем. Әйтик, мин нишләп әле Төркиягә “Шанхай бишлеге"ндә үз урынын алмаска дим, -дип белдергән Эрдоган Үзбәкстанга сәфәрендә.

Аның сүзләренә караганда, Төркиягә Шанхай хезмәттәшлек оешмасында эшләү уңайлырак булыр иде. Европа берлеге илләрне үз сафларына кабул итү процессын дистәләгән елларга суза. 

Элегрәк Эрдоган Европа берлегенә керү мәсьәләсе буенча илдә референдум үткәрелергә мөмкин дип белдергән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100