news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган Россия илчесенә һөҗүм оештыручыларны кискен гаепләде

Эрдоган, Россия илчесе үтерелү сәбәпле, Владимир Путинның һәм дустанә Россия халкының кайгысын уртаклашуын белдерде.

(Казан, 20 декабрь, "Татар-информ"). Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Россия илчесенә һөҗүм оештыручыларны кискен гаепләде. Бу хакта Төркиянең "Анадолу" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Россия илчесенә һөҗүмне ул провокация дип атаган. Ил җитәкчесе фикеренчә, Төркия һәм Россиянең тәҗрибәсе провокацияләргә бирешмәскә мөмкинлек бирә. 

Эрдоган Россия илчесе Карлов белән бер атна элек очрашуын исенә төшергән һәм төрек халкы исеменнән РФ Президенты Владимир Путинның һәм дустанә Россия халкының кайгысын уртаклашуын белдергән. "Анкарадагы Россия илчесенә һөҗүм - ул Төркия дәүләте һәм халкына каршы да һөҗүм. Бу провокация. Моның шулай икәнен безнең Россиядәге дуслар да белә торгандыр", - дигән Эрдоган.

РФ Президенты Эрдоганнан Россия илчелеге һәм генераль консуллыгы биналарында сак хезмәтен көчәйтүне сораган.

Төркия Андрей Карловның җәсәден Россиягә кайтару өчен самолет җибәрергә теләсә дә, Россия үз очкычын җибәргән. Төркия президенты, фаҗиганы тикшерү өчен, Россия белгечләре дә катнашындагы оператив үзәк төзү кирәклеген әйткән."Без бу вакыйгадан дивидентлар алырга теләүчеләр барлыгын беләбез һәм аларның эшчәнлеген күзәтеп торабыз. Вакыты җиткәч, бу мәгълүматларны җиткерербез", - дигән Эрдоган. 

Төрек һәм Россия президентлары, халыкара терроризмга каршы көрәш максатыннан, үзара мөнәсәбәтләрне ныгытырга кирәк дигән фикердә калганнар, диелә хәбәрдә. Эрдоган Анкара белән Мәскәүнең Сириядә бергә эшләнгән адымнарын, аерым алганда, Алепподагы гуманитар килешү очрагын атап киткән. "Без бу хакта эшчәнлек алып барачакбыз, Россия президенты белән дә шул хакта килештек", - дигән Эрдоган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100