news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркия Президенты халыкны Нәүрүз бәйрәме уңаеннан котлады

"Нәүрүз бәйрәме бөтен дөньяда тынычлык, тотрыклылык һәм алгарышка сәбәп булыр дип ышанам", - диелә Төркия Президенты юлламасында.

(Казан, 21 март, “Татар-информ”). Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган ватандашларын Халыкара Нәүрүз көне (21 март) белән котлады. Бу хакта “Анадолу” чыганагы яза.

Төркия дәүләте башлыгының мөрәҗәгатендә Нәүрүзне дөньяның күп илләрендәге халыклар билгеләп үтүенә игътибар юнәлтелә. Әлеге бәйрәм җирнең уянуын һәм яз килүен символлаштыра. Ул туганлык, дуслык һәм бердәмлек символы буларак та кабул ителә.

"Дөнья хәзер демократия, ирек һәм толерантлык кебек гомумкешелек кыйммәтләренең үзгәреш кичергән чорында яши. Кайчандыр гомумкешелек кыйммәтләрен саклау өчен даими эш алып барган көчләр аннан йөз чөерде. Тарих һәм гореф-гадәтләрдән алган көч ярдәмендә,  мәдәниятебезне юк итәргә теләүчеләргә каршы тора алырбыз дип ышанам ", - диелә Төркия Президенты юлламасында.

Дәүләт башлыгы Төркия халкын Нәүрүз бәйрәме чагылдырган яңарыш төшенчәсе берләштерер дигән ышанычын белдерә. "Ватандашларымны котлыйм. Нәүрүз Төркиядә, шулай ук барлык дөньяда тынычлык, тотрыклылык һәм алгарышның сәбәпчесе булыр дип ышанам", - ди Эрдоган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot