news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркия Президенты Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль ассамблеясе сессиясендә катнаша

Тайип Эрдоган бүген эш сәфәре белән АКШка китте.

(Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”). Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль ассамблеясенең 73 нче сессиясендә катнашу өчен Нью-Йоркка китте. Бу турыда “Анадолу” агентлыгы хәбәр итә.

Төркия дәүләт башлыгы утырган самолет бүген Төркия вакыты белән 11.30 сәгатьтә Истанбулдан кузгалды.

Президентны эш сәфәрендә аның хатыны Әминә Эрдоган, казначылык һәм финанслар министры Берат Албайрак, сәнәгать һәм технологияләр министры Мостафа Варанк, илкүләм оборона министры Хулуси Акар, сәүдә министры Рухсар Пекджан, сәламәтлек саклау министры Фәхреттин Коджа, матбугат секретаре Ибраһим Калын, Төркия Президенты администрациясенең Элемтә идарәсе җитәкчесе Фәхреттин Алтун озатып бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot