Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төркия Президенты Абдуллах Гөл ТР Президенты исеменә хат юллады
"Төрек компанияләренең Татарстанга масштаблы инвестицияләре киләчәктә киңрәк хезмәттәшлек өчен нигез булачак", диелә анда
(Казан, 4 май, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Төркиянең дөньякүләм танылу алган ике компаниясе –“Кастамону Энтегре” белән “Тракья Җам” ширкәтләренең Татарстанда производстволарын ачу проектларының башлангычы Төркия Президентының узган ел Татарстанга сәфәре вакытында салынган иде. Президент Абдуллах Гөл бу проектларның тормышка ашуына сөенүен белдерә. Ул бу сүзләрне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә юллаган сәламләү хатында җиткерә. Бүген “Алабуга” МИЗ территориясендә әлеге производстволарга нигез салу тантанасында аны Төркиянең Казандагы генераль консулы Әхмәт Тута укып ирештерде.
“Сезнең нигез ташлары салу тантанасында шәхсән катнашуыгыз бу проектларга республика җитәкчелегенең игътибарын һәм ярдәмен тагын бер кат дәлилли. Төрек компанияләренең Татарстанда бу беренче масштаблы инвестицияләре киләчәктә ике арада тагын да киңрәк хезмәттәшлек өчен нигез булачак. Бу ике инвестиция проекты Төркия белән РФ арасындагы икътисади-сәүдә мөнәсәбәтләре үсешенә, шулай ук Татарстан икътисады һәм аның халкы үсешенә саллы өлеш кертеп, мәшгульлекне тәэмин итү өчен шартлар тудырыр, дип өметләнәм”, -диелә ТР Президенты Абдуллах Гөлнең ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка юлланган хатында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз