news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия Президент Симфония Оркестры инструментларын татар кешесе төзекләндерә

Кыллы уен кораллары ясауны АКШта өйрәнгән дөньякүләм танылган лютер, музыкант Зыя Дәүләтшаһ татар гаиләсендә туып-үскән.

(Истанбул, 15 декабрь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркия Президент Симфония Оркестрының уен коралларын төзекләндерү эше милләттәшебез Зыя Дәүлатшаһка тапшырылган. Бу хакта Төркия дәүләт телевидениесе хәбәр итә.

Дөньякүләм танылган лютер Зыя Дәүләтшаһ кыллы уен кораллары ясауны АКШның данлыклы остаханәләрендә өйрәнгән. Ул анда скрипка ясау буенча ательелар ачкан, күп санлы белгечләр җитештергән. Бу хакта Төркия телевидениесе сюжет күрсәтте.

«Кыллы уен коралларын ясарга АКШта өйрәндем. Нью-Йоркта Сэм Эш музыка корпорациясе өчен скрипка ательесы һәм кибете ачып, анда җитәкчелек иттем. Өч елдан соң шул ук калада „Gallery Anatolia“ дип аталган үз остаханәмне булдырдым. 1998 елда Атланта шәһәрендә скрипка ательесы һәм кибете ачтым. Анда 160ка якын студентка скрипка дәресләре бирдем. Ун елдан соң Төркиягә әйләнеп кайтып, Истанбулда скрипка кибете ачтым», — дип сөйли ул үзенең һөнәри тәҗрибәсе турында.

Зыя Дәүләтшаһ үзе туып-үскән Анкарада кыллы уен кораллары остаханәсе ача. Бүгенге көндә ул Төркия Президент Симфония Оркестрының инструментларын төзекләндерү эше белән шөгыльләнә.  

«Төркия Җөмһурияте корылгач, Ататөрекнең боерыгы белән бик күп уен кораллары  чит илләрдән кайтартыла. Инструментларның күбесе — тарихи әсәр. Әйтик, беренче уен коралы — 1870 елда Мирамонтта, икенчесе 1890 елда Пол Байда ясалган. Аларны төзекләндерү зур җаваплылык таләп итә», — дип сөйләде ул TRT телевидениесенә.

Зыя Дәүләтшаһ Төркиягә Кытай якларыннан күченгән татар гаиләсендә туып-үскән. Алты яшендә скрипкада уйный башлый. 1970 елның башларында консерваториягә укырга керә. 1975 елда АКШка китеп, кыллы уен кораллары ясарга өйрәнә. Аның әтисе Сафа Дәүләтшаһ берничә ел Анкарадагы татар җәмгыяте рәисе булып тора. Дәүләтшаһлар  нәселе талантлы музыкантлар, рәссамнәр, фотографлар белән танылган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100