news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркия Премьеры Румыниянең татар диаспорасы вәкилләре белән очрашты

Төркия Премьеры Румыниянең татар диаспорасы вәкилләре белән очрашты

(Симферополь, 30 октябрь, «Татар-информ», Диләвәр Османов). Төркия премьер-министры Рәдҗәп Тайип Эрдоган Румыниягә визиты вакытында президент, премьер, Румыния парламенты рәисеннән тыш, Румыниянең татар һәм төрек диаспоралары вәкилләре белән дә очрашты. Бухарестта мондый очрашу «Мэрриот» отелендә узды.

Очрашуда Бухарестның Кыясетдин Утев рәислегендәге татар үзәге вәкилләре катнашты. Р.Эрдоган Румыниягә визиты барышында илнең татарлар күпләп яшәгән Констанца шәһәренә дә барды.

«Премьер делегациясе Констанцаның татар һәм төрек үзәкләре җитәкчеләре һәм вәкилләре озатуында Баба-Даг авылына барды һәм анда 13 гасырда Добруджа җирләренә ислам һәм мөселманлыкны алып килгән Сара Салтык төрбәсенә чәчәкләр салды», - дип хәбәр итте чәчәк салу чарасында катнашкан Румыниянең татар үзәге рәисе Саладин Аджыакай.

Соңыннан премьер төрек һәм татар җәмгыятьләре вәкилләре өчен кабул итү мәҗлесе үткәрде, Констанцаның эшлекле даирәләре белән очрашты. Констанцаның мәдәният йортында татар артистлары катнашында концерт күрсәтелде. Премьерны Румыниянең төрек-татар үзәге рәисе Саладин Аджыакай тәбрикләде. Җавап сүзендә Р.Эрдоган хуҗаларга һәм очрашуларны оештыручыларга җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. «Мин сезнең бу җирләрдә йөзләрчә еллар яшәп тә туган телегезне һәм динегезне саклап калуыгызга шаккаттым һәм гаҗәпләндем. Без, төркиләр. Без бер тамырдан килеп чыкканнар», - диде ул.

Алма төшәрлек тә урын калмаган зал премьерның сүзләрен көчлә алкышларга күмде. Румыниядәге Р.Эрдоган белән булган барлык очрашуларда да Румыния парламентының татар җәмгыятеннән сайланган депутаты Әмет Аледин катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot