news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркия Премьер-министры Бинали Йылдырым Казанга килде

"Казан" Халыкара аэропортында Төркия Хөкүмәте башлыгын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”). Төркия Республикасы Премьер-министры Бинали Йылдырым Татарстан Республикасына эш сәфәре кыла. “Казан” Халыкара аэропортында бүген Төркия Хөкүмәте башлыгын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төркия Премьер-министрының Татарстанга эш сәфәре Төркия делегациясенең Россия Федерациясенә рәсми визиты программасына кергән.

Казанга килүгә Төркия кунаклары Казан Ратушасына юл тотты. Монда Татарстан һәм Төркия эшлекле даирәләре катнашында эшлекле форум узачак. Шулай ук Төркия делегациясе программасында "Истанбул" паркында Cадри Максудига һәйкәл ачу, Татарстан Президенты белән очрашу һәм башка эшлекле чаралар каралган.  

news_right_1
news_right_2
news_bot