Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төркия парламенты депутаты: “Татарстан – демократик үзгәрешләр лидеры”
Төркия делегациясе, Татарстанның сәяси системасы белән танышу максатыннан, ТР Дәүләт Советында булды
(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Бүген Төркиянең Бөек милли җыены депутаты Исмаил Сафи җитәкчелегендәге делегация Татарстан Дәүләт Советында булды. Төркиянең закон чыгару органы вәкилләре, Татарстанда сәясәт системасы, республика парламенты структурасы, аның комитетлары һәм фракцияләр эшләре белән танышу максатыннан, Казанга килгән иде.
Республика парламенты спикеры урынбасары Юрий Камалтынов Төркиянең Бөек милли җыены депутатын ТР Дәүләт Советы эшчәнлеге белән таныштырды. Очрашуда икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев катнашты, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара хезмәтттәшлек бүлеге.
“Татарстанда сезне сәламләвебезгә шатбыз, - диде Юрий Камалтынов. – Бүген Татарстан белән Төркия арасында актив парламентара хезмәттәшлек җайга салынды. Икътисади һәм гуманитар мәсьәләләр буенча уртаклыклар күп”.
Хәзер Татарстанда Төркия белән уртак күп санлы предприятиеләр ачылды. Татарстан ярдәме белән Төркиядә, милли традиция һәм матур бәйрәм буларак, Сабан туе үткәрелә. Ике халыкның да мәдәнияте, татар һәм төрек телләре бик охшаш.
“Төркиядә 1 млн чамасы татар яши, - диде Исмаил Сафи. – Шулай итеп, безнең илне сезнең икенче Ватаныгыз итеп кабул итүегезне телим. - Исмаил Сафи визиты кысаларында, парламент структурасы, Татарстанның сәясәт системасы үзенчәлекләре белән кызыксынды. – Бу минем өчен депутат һәм профессор – политология укытучысы буларак мөһим, - диде ул. – Татарстан – Россиядә демократик үзгәрешләр лидеры. Партия исемлеге буенча 50 процент депутат сайланганда, ә бер мандатлы округлар буенча 50 процент булганда, сезнең сайлау системагыз демократик кебек тоела".
Искәртеп узабыз: Төркиядә хакимиятнең закон һәм башкарма тармакларына төгәл бүленеше юк, Төркия парламентарие министр була ала.
Исмаил Сафи Юрий Камалтыновка очрашу өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан парламенты делегациясен Төркиягә җавап визиты белән чакырды. Төркиянең Бөек милли җыены Рәисе Җәмил Чичек визиты планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз