news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркия музейларында 3,3 миллионнан артык уникаль экспонат саклана

Экспонатларның бары тик 11 проценты гына музейга килүчеләргә тәкъдим ителгән.

(Казан, 1 июнь, “Татар-информ”). Төркия Мәдәният һәм туризм министрлыгы каршындагы музейлар коллекциясендә меңәр еллык тарихы булган 3,3 миллионнан артык борынгы экспонат саклана, дип хәбәр итә “Анадолу” агентлыгы.

Мәдәни кыйммәтләр һәм музейлар буенча баш идарә карамагындагы музейларда сирәк очрый торган миллионлаган экспонат тәкъдим ителгән.

Министрлык мәгълүматлары буенча 3,3 миллион экспонатның бары тик 11 проценты гына музейга килүчеләргә тәкъдим ителгән. Бу күрсәткеч дөньяның алга киткән илләре музейларында тәкъдим ителгән экспонатларның уртача санына туры килә.

Музейларга куелган экспонатлар билгеле тематика буенча яңартылып тора. Төркия музейларында таш гасырдагы уникаль экспонатлар да саклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot