Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төркия мөселманнары, ачылышын 80 ел көткән уникаль мәчеттә намаз укый алачаклар
Әлеге Аллаh йортының үзенчәлеге шунда, ул 7 метр тирәнлектәге су резервуарына урнашкан.
(Казан, 28 гыйнвар, “Татар-информ”). Төркия мөселманнары, ачылышын 80 ел көткән уникаль мәчеттә намаз укый алачаклар. Әлеге Аллаh йортының үзенчәлеге шунда, ул 7 метр тирәнлектәге су резервуарына урнашкан. Бу турыда Daily Sabah интернет порталы хәбәр итә.
Пиширичи Кастел дип аталган бу уникаль корылма Шахинбей шәhәрендә 730 ел элек төзелгән.
Шәhәр башлыгы, мондый бина башка бер җирдә дә юк дип белдерә. Гадәти булмаган мәчетне 9 ел элек төзекләндерсәләр дә, намаз укырга хәзер генә мөмкин була.
Пиширичи Кастел – иң борынгы сакланып калган җир асты су резервуары. Узган гасырларда ул халыкны чиста су белән тәэмин итү өчен файдаланыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз