news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркия һәм Россия футбол командалары Трабзонда очрашачак

Төркия һәм Россия футболчылары В лигасында 2нче төркемдә уйнаячак.

(Казан, 14 май, “Татар-информ”). Төркия Россия белән Трабзонда футбол уеннарында көч сынашачак. Төркия һәм Россия В лигасында 2нче төркемдә очрашачак. Бу хакта "Анадолу" агентлыгы хәбәр итә.

 УЕФА лигасы кысаларында Төркия җыелмасының футбол буенча беренче очрашуы Россия белән булачак.

Төркия футбол Федерациясе сайты хәбәр итүенчә, матч 7нче сентябрьдә Трабзон провинциясенең Medical Park стадионында узачак.

Төркия һәм Россия В лигасында 2нче төркемдә уйнаячак.

Төркия 10 сентябрьдә Сольна коммунасында Швеция командасы белән очраша.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot