news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркия Кыргызстанда яңа мәчет төзи

Мәчеттәге төп гөмбәзнең биеклеге - 7 метр, ә диаметры 9 метр булачак.

(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ"). Төрки дөнья муниципалитетлары берлеге (TDBB) Кыргызстандагы  Ыссык-Күл районының Чолпон-Ата шәһәре тирәсендә мәчет торгызачак, дип яза “Анадолу”, TDBB оешмасына сылтама биреп.

Март аенда, TDBB башлыгы Ибраһим Караосманоглу һәм Ыссык-Күл районы хакиме Данир Иманалиев хезмәттәшлек турындагы беркетмәгә кул куйгач, Булан-Соготту авылында мәчет төзелешенә әзерләнү тәмамлана.

Булан-Соготту авылы Чолпон-Ата шәһәреннән 20 чакрым ераклыкта урнашкан. Ике катлы мәчет 134 квадрат метрлы мәйданда төзеләчәк. Мәчеттә бер үк вакытта 220 кеше гыйбадәт кыла алачак.

Мәчет госман архитектурасы стилендә төзелеп, ике өлештән - беренче кат һәм намаз бүлмәсеннән торачак. Мәчеттәге төп гөмбәзнең биеклеге - 7 метр, ә диаметры 9 метр булачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot