news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия кунаклары Түбән Кама авыллары тормышы белән танышты

Җигүле атларда урам әйләнү — бездәге тормышның бөтен якларын өйрәнергә килгән Төркия кунаклары өчен гаҗәеп бер вакыйга булды.

Төркия кунаклары Түбән Кама авыллары тормышы белән танышты
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Камага сәфәрләренең икенче көнендә Төркия вәкилләре район тормышы һәм җирле халыкның көнкүреше белән танышу максатыннан, Шәңгәлче авылына юл тотты.

Авыл җирлеге белән танышу «Салават күпере» балалар бакчасыннан башланды. Балалар чит ил кунакларын җылы каршы алды, аларга җырлар җырлады, шигырьләр сөйләде, аш-су, балта остасы һөнәрләре буенча үз осталыкларын күрсәтте, тәмле чәй белән сыйлады. Төркия кунаклары Шәңгәлче авылында бер гасырлык тарихка ия булган төп мәктәп белән дә танышты. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Һәркайда уңайлылык, җылылык һәм җайлылык хөкем сөрә, бу исә үсеп килүче буынны тәрбияләүдә төп күрсәткеч булып тора», — дип билгеләп үтте кунаклар балалар бакчасын карап чыккач. Бу җәһәттән Мармарис мэры Мехмет Октай бөек юлбашчылары Ататөркнең: «Йортта тынычлык булса, димәк, бөтен дөньяда да тынычлык бар», — дигән сүзләрен балалар бакчасының мәртәбәле кунаклар китабына язып калдырды.

Кунаклар мәктәп музеен да бик ошатты. Алар авыл тарихы, күренекле шәхесләр, халык көнкүреше һәм хуҗалык әйберләре белән танышты. Төркия вәкилләре 19 гасырдан безнең көннәргәчә килеп җиткән чигүле читек, борынгы бишек, тимер сандык кебек милли хәзинәләребезне зур кызыксыну белән карады. Ә китапханәдә алар игътибарларын башка телләргә, шул исәптән төрек теленә дә тәрҗемә ителгән әдәби җыентыкларга юнәлтте.

Шәңгәлче мәдәният йортында Төркия вәкилләрен гармунчылар каршы алды, татар халкының милли көйләре астында кунаклар түргә узды, зәвык белән эшләнгән заманча бина белән танышты. Биредә җирле үзешчән артистлар аларга «Аулак өй» күренешен тәкъдим итте, шул рәвешле чит ил вәкилләре татар халкының милли йолалары, элеккеге көнкүреше белән якынрак таныша алды.

Тамаша ахырында кунакларны яңа гына мичтә пешкән тәмле коймак белән сыйладылар, алар әле мондый ризыкны беренче тапкыр авыз итүләрен җиткерде. Төркия вәкилләренең Шәңгәлче авылына сәяхәте җирле үзидарә органы бинасында дәвам итте. Авыл җирлеге башлыгы кунакларга эшчәнлек юнәлешләре һәм эш үзенчәлекләре турында сөйләде.

Җигүле атларда урам әйләнү — бездәге тормышның бөтен якларын өйрәнергә килгән Төркия кунаклары өчен гаҗәеп бер вакыйга булды.

Төркиядән килгән кунаклар Шәңгәлче авылындагы мәчетне дә карады. Кунакларны күршедәге Балчыклы авылы гыйбадәтханәсенә дә алып бардылар. Чиркәүнең төзелеше һәм архитектура формалары аларны таң калдырды. Кунаклар чиркәү тарихы, аның эчке төзелеше һәм төзекләндерү эшләре, үткәрелә торган хезмәтләр турында зур кызыксыну белән тыңлады.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100