news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия Конституциядәге үзгәрешләр яклы

16 апрель Референдумы нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Төркия гражданнары Конституциягә кертеләчәк үзгәрешләрне яклап чыккан.

(Казан, 17 апрель, "Татар-информ"). Соңгы мәгълүматлар буенча, бюльлетеньнәрнең 99,9 процентын тикшергәннән соң нәтиҗәләр мондый: сайлаучыларның 51,2 проценты Төп законга үзгәрешләр кертү өчен - “Әйе”, 48,8 проценты “Юк” дип тавыш биргән. Бу хакта “Анадолу” хәбәр итә.

Бюльлетеннәрнең 99,9 процентын тикшергәннән соң, сайлаучыларның 51, 2 проценты (24 325 985 кеше) Төркия Төп законында президент идарә системасына күчү турындагы үзгәрешләргә – “Әйе”, 48,8 проценты (23 189 021 кеше) “Юк” дип тавыш биргән.

Референдумда халыкның 87,28 проценты катнашкан.

Вакытлыча чит илләрдә яшәгән төркиялеләрнең бюльлетеньнәрен тикшергәннән соң, аларның күпчелеге (58,91 проценты) шулай ук Төркиядә президент идарә системасы булырга тиеш дип тавыш биргәнлеге ачыкланган. Әлеге төр сайлаучыларның 41, 09 проценты Конституциягә үзгәрешләр кертүгә каршы чыккан һәм “Юк” пунктын сайлаган.

16 апрельнең 20.50 сәгатенә ачыкланган мәгълүматлар буенча, уңай җавап бирүчеләрнең иң күбесе - Байбурт (81,67 процент), каршы чыгучыларның иң күбесе Тунджели (сайлаучыларның 80,35 проценты) провинциясеннән.

Референдумның рәсми булмаган нәтиҗәләре ачыклануга, Төркиядә гомумхалык тавыш бирүен бәйрәм итәргә керешәләр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100