Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Төркия компаниясе Татарстанда 12 млн долларга теплица төзергә әзер
Компания, “Алабуга” зонасыннан тыш, Татарстанның башка өстенлекле социаль-икътисадый үсеш территорияләрен дә файдаланырга уйлый.

(Казан, 11 май, “Татар-информ”, Диана Авакян). Төркиянең “Дизайн Групп” компаниясе Татарстанда 12 млн долларга теплица төзелеше буенча сөйләшүләрне дәвам итә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Республика Инвестицияләр һәм новацияләр агросәнәгать үзәге генераль директорының урынбасары Әнвәр Мавланов сөйләде.
Компания 2015 елда республика белән кызыксына башлады, ул вакытта алар “Алабуга” максус икътисадый зонасында мең гектарга якын мәйданда теплица төзергә планлаштырганнар иде. Хәзер Авыл хуҗалыгы министрлыгы компанияне зур булмаган мәйданда теплица төзергә кирәклегенә ышандыра. Иң яхшысы 6 гектарда эш башлау, ди Мавланов.
Компания “Алабуга” махсус икътисадый зонасыннан тыш, Татарстанның башка өстенлекле социаль-икътисадый үсеш территорияләрендә - Яшел Үзәндә, Чаллыда да мәйданчыклар эзли. Күптән түгел компания вәкилләре Яшел Үзәндә Инвестицион үсеш агентлыгы белгечләре белән очраштылар.
“Алар беренче теплицаларны төзегәч, дәүләттән гарантияләнгән ярдәм алачак. Шул вакытта алга таба төзергә мөмкин булачак, бу - сынау проекты гына”, - диде Әнвәр Мавланов.
Төркия эшмәкәрләре бер гектар мәйданда теплица төзүгә 2 млн доллар чамасы чыгым тотарга җыена.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз