news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия – Казан фотографлары күзлегеннән

Төркия – Казан фотографлары күзлегеннән

(Казан, 27 декабрь, «Татар–информ», Наталья Титова). Иртәгә ТР Милли музеенда «Каппадокия-2004» фотокүргәзмәсе ачыла. Әлеге күргәзмә – ТЮРКСОЙ халыкара оешмасы тәкъдим иткән һәм «Татмедиа» ТР Массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы һәм «Чор портреты» төбәк фестиваль–фотоконкурсының оештыру комитеты булышлыгында гамәлгә ашырылган уникаль проект катнашучылары булган алты Казан фотографының иҗади хисабы.

Республикада танылган фотосурәт осталары Евгений Канаев, Рөстәм Мөхәммәтҗанов, Андрей Шлыков, Фәрит Гобәев, Андрей Веретенников һәм Айгөл Акманова ТЮРКСОЙ катнашучы илләре фотографларының узган ноябрьдә Төркиянең Каппадокия курортында үткәрелгән Халыкара иҗат лабораториясе эшендә катнашу бәхете тәтегән. Проектта фототөшерүләр, тәҗрибә уртаклашу һәм иҗади аралашу каралган иде. Казан күргәзмәсеннән тыш, төшерү эшләре атнасы Истанбул һәм Бакуда тәкъдим ителәчәк. Иң матур эшләр «Төркия фотографлар күзлегеннән» каталогына керәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100