news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия Казахстанга 1 мең нөсхә Коръән китабы тапшырды

Рамазан ае дәвамында Казахстанның берничә шәһәрендә Төркия Дин фонды тарафыннан 3500 кеше өчен ифтар ашлары уздырылачак.

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Төркия Дин фонды (TDV) һәм Төркиянең Астанадагы илчелеге каршындагы Дин буенча совет «Бүләккә – Коръән» акциясе кысаларында Казахстан мөселманнарына Коръәннең казахча басмасын тапшырды, дип хәбәр итә Төркиянең «Анадолу» агентлыгы.

Тантана TDV тарафыннан Астана мәчетендә оештырылган ифтар программасы кысаларында узды.

«Казахстанның төрле төбәкләрендә оештырылачак ифтар программалары кысаларында дин тотучыларга 10 мең нөсхә Изге Коръән китабы тапшырылачак», - дип хәбәр итте чарада чыгыш ясаган Төркиянең Казахстандагы илчелегенең дин буенча киңәшчесе Галип Акын.

Ул билгеләп үткәнчә, Рамазан ае дәвамында Астана, Алматы, Өскемен, Чимкент, Караганда, Павлодар һәм Актүбә шәһәрләрендә Төркия Дин фонды тарафыннан 3500 кеше өчен ифтар ашлары уздырылачак.

«Без казах туганнарыбыз белән ифтар табыны артында бергә утыруыбызга бик тә шат. Рамазан – туганлык ае ул», - диде Акын.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100