news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия инглизчә язылу атамасын популярлаштыру өчен «Hello Türkiye» акциясен башлады

Дөньяның төрле илләрендә яшәүче туристлар «Hello Türkiye» — «Сәлам, Төркия» дип әйтә.

Төркия инглизчә язылу атамасын популярлаштыру өчен «Hello Türkiye» акциясен башлады

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Төркия президенты аппаратының коммуникацияләр идарәсе Төркиянең инглизчә «Türkiye» атамасын ныгыту һәм популярлаштыру өчен «Hello Türkiye» акциясен башлады. Реклама ролигында дөньның төрле илләреннән килгән туристлар үз акцентлары белән «Hello Türkiye» — «Сәлам, Төркия» дип әйтә.

Төркиянең инглиз телендә атамасы Turkey дип языла иде. 1928 елда Төркия гарәп графикасыннан латиницага күчкәннән соң, илнең атамасы инглизчә Turkiye дип языла дип кабул ителгән булган.

Шуңа да карамастан, Төркиядә җитештерелгән товарларда «Made in Turkey» дип языла иде. Бу инглиз телендә тарихи яктан Төркиянең атамасы шулай язылу белән бәйле. Turkey инглизчәдән «күркә» дип тә тәрҗемә ителә.

Былтыр декабрь башында Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Төркия атамасының инглизчә язылышы бары тик Türkiye генә булачагын искәртте. «Hello Türkiye» акциясе, шушы карарны ныгыту максатыннан, Төркия элемтә министрлыгы һәм TRT каналы тарафыннан әзерләнгән.

Коммуникацияләр идарәсе җитәкчесе Фәхретдин Алтун дөньяда Төркия брендын ныгыту өчен бренд-офис төзеләчәген әйткән.

«Безнең өчен үзебезнең иҗтимагый учреждениеләребез, хөкүмәтнеке булмаган оешмаларыбыз, фәнни хезмәткәрләребез, матбугатыбызның илебезнең атамасын „Türkiye“ дип атавы мөһим. Без бергә эшләп Төркия брендын дөньяда ныгыта алачакбыз», — ди ул Төркия транспорт һәм элемтә министрлыгы тараткан хәбәрдә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100