Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төркия Илбашы Эрдоган: Россиядән күргән ярдәмне онытырга мөмкин түгел
Моннан соң Төркиянең барлык 81 районы, 15 миллион төрек гаиләсе Россия газын кулланачак.
(Истанбул, 10 гыйнвар, «Татар-информ», Рушания Алтай) РФ Президенты Владимир Путин белән бергә Истанбулда «Төрек агымы» газүткәргечен ачып җибәргән Төркия Илбашы Рәҗәп Тайип Эрдоган, Төркиянең бәйсезлек өчен сугышы вакытында Россиядән күргән ярдәмнәрне онытырга мөмкин түгел, диде.
«Россия һәм Төркия суык сугыш елларындагы четерекле көннәрдә дә күршелек мөнәсәбәтләренә зарар бирүгә юл куймадылар. Соңгы елларда В.Путинның көчле ихтыяры белән элемтәләр ныгый бара. Илләребез арасындагы үзара инвестицияләребезнең күләме унар миллиард доллардан артып китте. Төркиядә россиялеләр тарафыннан төзелүче „Аккую“ атом электр станциясе проекты да уңышлы дәвам итә. Ул җөмһүриятебезнең корылуына 100 ел тулган көннәрдә эксплуатациягә биреләчәк», — диде Эрдоган.
Төркия президенты: «Моннан соң Төркиянең барлык 81 районы газификацияләнәчәк, тагын 15 миллион өй Россия газы белән җылына алачак», — дип, «Төрек агымы» газүткәргече проектының Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрдә яңа дәвер ачылу символы булуын бәян итте.
Төрек Илбашы Төркия–Россия хезмәттәшлек фонында яңа проектлар гамәлгә куелачагын, уртак хезмәттәшлекнең ныклы нигездә дәвам итәчәген белдерде. Ул: «Без болай да 33 ел инде Россия газы кулланабыз, өч дистә ел эчендә 400 миллиард кубометр газ сатып алдык. Энергетика тармагындагы хезмәттәшлегебезне сыналды, без аны киеренке көннәребездә дә дәвам иттердек», — диде.
Мөнәсәбәтләрнең артуына ишарәләп, ике ил арасында сәүдә әйләнешен 100 миллиард долларга җиткерү максаты куелуын, төрек төзелеш ширкәтләренең Россиядә 75 миллиард долларга җиткән эш алып баруларын, туризмда соңгы елларда рекорд күрсәткечләргә ирешелүен ассызыклады.
Аның: «Мәкалдәгечә, акыллы юлдаш — юлның яртысы. Без башта дустыбызны сайлыйбыз, аннары гына юлга чыгабыз. Яхшы юлдашның әһәмиятен аңлыйбыз», — дигән сүзләре көчле алкышларга күмелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз