news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркия икътисад министры: «Татарстан Россия белән мөнәсәбәтләрне ныгытуга булыша»

Бүген Төркия Республикасы икътисад министры Нихат Зейбекчи Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты

(Казан, 1 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан белән икътисади хезмәттәшлекнең үсүе Төркия һәм Россия мөнәсәбәтләренең үсүенә булыша.

Бу хакта бүген Төркия Республикасы икътисад министры Нихат Зейбекчи ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуында белдерде. Очрашу Әнкарада Төркия Икътисад министрлыгы бинасында узды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан делегациясен сәламләп, Нихат Зейбекчи ТР Президенты белән быел май аенда Мерсин шәһәрендәге очрашуы турында искәртте. «Татарстан Россия Федерациясе төбәкләре арасында безнең өчен аерым урында тора, без республиканы Россия белән мөнәсәбәтләрне берләштерүче өлеш буларак күрәбез, - дип белдерде Төркия икътисад министры. – Республика безнең Россия Федерациясе белән мөнәсәбәтләрнең ныгуына ярдәм итә, һәм моның өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйтәсем килә».  

Нихат Зейбекчи сүзләренчә, Татарстан ил җитәкчелеге куйган максатны - Төркия белән Россия арасында товар әйләнешен 100 млрд. долларга җиткерү-хәл итүнең мөһим юнәлеше. Министр фикеренчә, зур казанышларга карамастан, Татарстан белән Төркия Республикалары арасында хезмәттәшлекне үстерүгә мөмкинлекләр бик күп.   Нихат Зейбекчи хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Төркия җитәкчелеге чит илгә инвестицияләрне хуплый, шул исәптән энергетикада һәм эшкәртү сәнәгатендә, һәм Татарстан – инвестицияләр өчен иң кулай урыннарның берсе.  

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, Мерсинда министрга сөйләгән планнарның гамәлгә ашырылуы турында хәбәр итте. «Без быел Төркия компанияләренең инде ике эре производствосын эшләтеп җибәрдек, һәм бу безнең сүз белән эшнең бер булуын дәлилли. Төркиянең теләсә нинди шәһәрендә безгә ярдәм итәләр, аңлыйлар. Моның өчен ил җитәкчелегенә рәхмәт», - диде Рөстәм Миңнеханов.  Ул министрга “Алабуга” МИЗда тиздән Төркия компанияләренең тагын өч заводы эшли башлаячагын хәбәр итте, шуңа бәйле рәвештә, ТР Президенты Нихат Зейбекчины Татарстанга чакырды.  

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан һәм Төркия муниципалитетлары актив хезмәттәшлек итә, технопарклар арасында элемтәләр урнаштырыла. Хезмәттәшлек өчен перспектив юнәлешләр арасында ул медицинаны атады, һәм төрек бизнесына Татарстанда тукыма сәнәгате, мебель җитештерү, полимерларны эшкәртү өлкәсендә кече предприятиеләр оештыруны тәкъдим итте.  

«Минемчә, бизнең бизнес-делегацияләрдә актив эшчәнлегебез, мәдәни чараларда катнашу, Казанда Төркиянең Генераль консуллыгы эшләү, туры авиарейслар булу – болар барысы да уңай нәтиҗә бирә, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Шул ук вакытта безнең мөнәсәбәтләр үсешенә бик зур мөмкинлекләр барлыгы белән мин килешәм һәм без эшне дәвам итәчәкбез».  

Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, узган атнада Мәскәүдә Россия-Төркия эшкуарлары ассоциациясенә Татарстан потенциалына  презентация ясалды. Шулай ук республика җитәкчелеге 2015 елда Казанда Россия-Төркия хезмәттәшлеге советының чираттагы утырышын уздырырга тәкъдим итте.

Очрашу барышында Нихат Зейбекчи үткән җомга көнендә Мәскәүдә Россиядә эшләүче төрек эшкуарлары белән очрашканы турында белдерде. «Алар Татарстанда эшләве бик уңайлы икәнен әйтәләр, - диде министр. – Төркия бизнесы республикага инде 2 млрд. долларга якын инвестицияләр кертте һәм дәвам итәргә әзер».  

Министр Татарстан ягына төзелеш өлкәсендә уртак предприятиеләр оештырырга тәкъдим итте, шулай ук “Алабуга” МИЗда берәр төрек предприятиесе ачылышына килергә вәгъдә бирде.   

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.  

news_right_1
news_right_2
news_bot