news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия Генконсулы: Коронавирус Татарстан-Төркия сәүдә мөнәсәбәтләренә йогынты ясады

Быел Төркия компанияләре коронавирус пандемиясе аркасында Татарстанда җитештерүне локальләштерә алмаган.

Төркия Генконсулы: Коронавирус Татарстан-Төркия сәүдә мөнәсәбәтләренә йогынты ясады
Салават Камалетдинов

(Казан, 7 май, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе Төркия белән Татарстан арасындагы сәүдә мөнәсәбәтләренә тискәре йогынты ясый. Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Исмәт Эрикан журналистлар белән очрашуда шулай дип белдерде.

«Минем фаразлавымча, коронавирус, Татарстанны да кертеп, Төркия белән Россия арасындагы сәүдә мөнәсәбәтләренә тискәре йогынты ясый, чөнки хәтта йөк ташуга бәйле проблемалар да бар. Шулай да, пандемия беткәч, без барысын да тиз арада торгызырбыз һәм товар әйләнешенең тагын да югарырак дәрәҗәсенә күтәрелербез дип өметләнәм», — диде дипломат.

Ул билгеләп үткәнчә, пандемия вакытында Татарстандагы Төркия компанияләре гадәти режимда эшли. Әмма республикада җитештерүне локальләштерергә җыенган фирмаларның бу мәсьәләдә билгеле бер проблемалары барлыкка килгән.

«Татар-информ» агентлыгы Төркия компанияләренең Төркия Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы ярдәмендә Татарстан хастаханәләренә 6 миллион сумлык медицина битлекләре һәм шәхси саклану чаралары белән ярдәм күрсәтүе хакында хәбәр иткән иде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100