Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төркия генераль консулының хәләл җефете Казанда күп балалы әниләрне каһвә белән сыйлады
“Игелекле Эшләр Көне” фондында мохтаҗлыкта яшәүче әниләр өчен Төркия консуллыгы вәкилләре катнашында мастер-класс оештырылды.
(Казан, 5 февраль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Бүген Казанда “Игелекле Эшләр Көне” фонды нигезендә күп балалы аналар өчен Төркия консуллыгы вәкилләре белән очрашу оештырылды. Кунаклар оештыручылар әзерләгән мастер-класста катнашып, төрек тәм-томнарын авыз иттеләр.
- 2019 ел Төркия һәм Россия мәдәнияте һәм туризмының аралаш елы дип игълан ителде. “Игелекле Эшләр Көне” фонды әлеге чараны аралаш ел кысаларында үткәрде.
Рәссам Наилә Газимҗанова Эбру суда рәсем ясау, сурәтләү нигезләренә өйрәтте. Рәссамны очрашуга Төркиянең Казандагы генераль консулының хәләл җефете Мария Доган чакырган. Наилә Газимҗанова кунакларга Эбру суда рәсем ясау тарихын, аның нечкәлекләрен сөйләп, аңлатын кына калмады, кунаклар өчен мастер-класс да үткәрде. Күп балалы аналар, Төркия консуллыгы вәкилләре һәм фондта эшләүче, рәсем ясап карарга теләүче барлык кеше дә мастер-класста катнашты. Суда ясалган рәсемнәрне Наилә Газимҗанова киптереп, кунакларның үзләренә тапшырды.
Төркиянең Казандагы генераль консулының хәләл җефете Мария Доган “Татар-информ” хәбәрчесенә бүгенге очрашуның әһәмиятле мизгелләре турында сөйләде. “Мин бу фондны очраклы рәвештә таптым. Пушкин урамында урнашкан филиалларның берсе яныннан үтеп барганда, кереп, хәйрия фондының нинди эшләр башкарганын карап чыгарга булдым.
Төркия консуллыгы хәйрия ярдәме күрсәтү эшләре белән дә шөгыльләнә. Консуллыкның мөһим бер эше булып илне күрсәтү тора. Бүгенге чара белән без нәкъ менә Төркиянең мәдәниятын, гореф-гадәтләрен, рәсем сәнгатен күрсәтәбез. Шулай ук Төркиядә дә шундый ук чаралар үткәрелә”, - диде Мария Доган.
Казан төрекләр автономиясе җитәкчесенең тормыш иптәше Наталья Доган очрашуның нинди максаттан оештырылганын әйтте. “Быел Төркия һәм Россия арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштырылды. Ике ил арасында җылы мөнәсәбәтләр булсын өчен, без “Игелекле Эшләр Көне” фондында шушындый очрашу оештырырга булдык. Чараның дәвамы итеп төрек тәм-томнарыннан өстәл әзерләдек”, - диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.
“Игелекле Эшләр Көне” фондының матбугат хезмәте җитәкчесе Айгөл Арсланова фондның Төркия консуллыгы вәкилләре белән таныш булуын әйтте. “Охшаш чаралар безнең фонд нигезендә һәрдаим уздырылып тора. Төркия консуллыгы вәкилләре белән беренче очрашу узган ел декабрьдә булган иде. 2019 ел Төркия һәм Россия мәдәнияте һәм туризмының аралаш елы дип игълан ителгәч, быелгы беренче очрашуны нәкъ менә шушы темага багышларга булдык. Төркия консуллыгы вәкилләре белән дә, Мария Доган белән дә без таныш”, - диде хәбәрчегә Айгөл Арсланова.
Очрашу Казан төрекләр автономиясе җитәкчесенең тормыш иптәше Наталья Доган әзерләгән төрек тәм-томнарын авыз итү белән тәмамланды. Төркиянең Казандагы генераль консулының хәләл җефете Мария Доган кунакларны төрек каһвәсе белән сыйлады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз