Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төркия Генераль консуллыгының яңа бинасына нигез ташы салынды
Төркия Генераль консуллыгының яңа бинасына нигез ташы салынды
(Казан, 22 декабрь, «Татар–информ», Ирина Пашкеева). Бүген башкаланың Горький урамында (23/27) Төркия Республикасының Казандагы Генераль консуллыгының яңа бинасы төзелешенә нигез ташы салу тантанасы булды. Биредә канцелярия һәм мәдәни үзәк урнашачак.
Тантанада катнашкан Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, Казанда Төркия Республикасының Генераль консуллыгы 1996 елдан гамәлдә һәм шушы вакыт эчендә багланышларны үстерү өчен зур эш башкарды. Илне эчтән белү һәм объектив мәгълүмат ике дәүләт арасында мөнәсәбәтләрне ныгытуга һәм үзара аңлашуга хезмәт итә. Моны күптән түгел РФ Президентының Төркиягә булган визиты да дәлилли, ул ике ил өчен дә уңышлы үтте. Без тарихи вакыйга шаһитлары булдык. Яңа бина безнең дәүләтләр арасында дуслык һәм хезмәттәшлек билгесе булсын, диде Президент.
![](/resize/750/images/uploads/news/2019/11/17/31b881aa91b94da39928320ade833d62e359db99e8b9bd537fb19aec8356.jpg)
РФдә Төркия Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Куртулуш Ташкент катнашучыларны генераль консуллык татар–төрек багланышлары үсеше өчен бөтен кирәк булганны эшләргә тырышачак дип ышандырды һәм республика җитәкчелеге ярдәмендә төзелеш Казанның 1000 еллыгына тәмамланыр дигән өметен белдерде.
Тантанада шулай ук ТР Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Төркия Республикасының төзекләндерү һәм торак хуҗалык министры Эргезен Зеки, Казан мэры Камил Исхаков катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз