news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия галиме татар хатын-кызларының төрки дөньяга үрнәк булулары турында чыгыш ясады

Әдәбият галимәсе Җәмилә Кынаҗы «Төрки дөньяда хатын-кыз» дип аталган чыгышында Өммегөлсем Камалованы искә алды.

Төркия галиме татар хатын-кызларының төрки дөньяга үрнәк булулары турында чыгыш ясады
Җәмилә Кынаҗы

(Истанбул, 27 февраль, «Татар-информ», Рушания Алтай) Төркиянең Конья шәһәрендә үткән «Төрки дөньяда хатын-кыз» конференциясендә татар хатын-кызларының төрки дөньяга үрнәк булулары аңлатылды. Бу хакта әдәбият галиме Җәмилә Кынаҗы хәбәр итә.

Анкара Хаҗи Бәйрәм университеты галимәсе Җәмилә Кынаҗы чыгышында татар кызларының башка төрки хатын-кызларына һәрьяклап өлге булу турында сөйләде. Төрки дөнья хатын-кызларының җәмгыять эшләрендә Идел-Урал төбәге ханымнарын үрнәк итеп алуларын ассызыклады.

Җәмилә Кынаҗы татар хатын-кызларының кыюлыгын Балкан сугышы чорында Петербургта Бестужев югары курслары укучысы булган татар кызы Өммегөлсем Камалова үрнәгендә аңлатты. Өммегөлсемнең, укуын ташлап, Истанбулга килүе һәм хастаханәләрдә шәфкать туташы булып, Госманлы армиясе солдатларына медицина ярдәме күрсәтеп йөргәндә Истанбулда беренче хатын-кыз җәмгыятьләренең корылуында зур роль уйнавын белгертеп узды.

Җәмилә Кынаҗы Татар-информның Төркиядәге махсус хәбәрчесенә: «Өммегөлсем Камалова шәхесенә битараф калып булмый. Аның каһарманлыгы төрки хатын-кыз зыялыгына үрнәк булып тарихка кереп калган. Татар кызы Өммегөлсем хакында хәтта ТРТ — Төркия дәүләт телевидениесе дә аерым бер документаль тапшыру эшләде», — дип сөйләде.

«Төрки дөньяда хатын-кыз» конференциясе Конья шәһәрендәге «Үлкүҗе мәгарифчеләр берлеге» (Ülkücü BİR) оешмасы тарафыннан оештырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100