news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия галиме «Россиядә мультикультурализм һәм татар тәңгәллеге» китабын чыгарган

«Туган теле татар булганнарның кайберләре чынбарлыкта үзләрен татар дип санамый яки татар дип әйтмәгән», — дигән нәтиҗә ясаган Хаҗы Мурат Терзи.

Төркия галиме «Россиядә мультикультурализм һәм татар тәңгәллеге» китабын чыгарган

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Алжир Республикасы Әмир Абдулкадыйр исемендәге Ислам фәннәре университеты һәм Анкара Медиполь университеты лекторы, социология фәннәре кандидаты Хаҗы Мурат Терзинең «Россиядә мультикультурализм һәм татар тәңгәллеге» дип исемләнгән китабы чыккан.

«Сораштыру уздырганда анкета кулланганнар. Анкетада руслардан — 2475, татарлардан 1552 кеше катнашкан. Катнашучыларның демографик үзенчәлекләре, мультикультурализм һәм тәңгәллек турында уй-фикерләрен ачыклау өчен гаилә, икътисад, дини һәм милли тәңгәллек, иҗтимагый-сәяси карашларга бәйле сораулар бирелгән», — диде «Татар-информ»га Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова.

Хезмәттә язылганча, татар төшенчәсе белән бәйле сорауга катнашучыларның 44,52 проценты «Татарстанда яшәүчеләргә бирелгән исем», 16,69 проценты — «төрек һәм монголларның катнашмасы», 13,60 проценты исә «Алтын Урда мирасчысы булган халык» дигән гыйбарәләр белән ризалашкан. Күрсәткече түбән катнашучылар (1,16 процент) «Татар варвар һәм юлбасарны аңлата» гыйбарәсе белән килешкән.

«90,72 процент халык татарларның башка халыклардан аерылып торган характеристик үзенчәлекләренә ия булулары белән ризалашкан. Татар булу мөһим түгел, дип җавап бирүчеләрнең 27,13 проценты татарларның үзләренә генә хас үзенчәлекләре бар, дигән», — диде ул.

Милләтләрнең бүленеше түбәндәгечә булган: 62,71 процент — татарлар, 27,11 процент — руслар, 4,24 процент украин, башкорт, чуваш, чечен һәм абхаз халыкларыннан тора. Милләтен күрсәтергә теләмәгәннәр — 5,70 процент.

«Үзен татар дип белдергән кешеләр саны — 1552, ә туган телен татар теле буларак сайлаучыларның саны — 1571. Моннан ике нәтиҗә ясалган. Беренчедән, туган телен күрсәтергә оялмаучылар, милләтен күрсәтергә кирәк булгач, шундый ук дәрәҗәдә кыю була ала алмаган. Икенчедән, туган теле татар булганнарның кайберләре чынбарлыкта үзләрен татар дип санамый яки татар дип әйтмәгән», — ди Айгөл Зара Кәбирова.


Анкета 17 демографик, 24 мультикультурализм һәм 21 татар тәңгәллеге белән бәйле барлыгы 63 сораудан торган. Бу хезмәт 8 ел дәвамында практика һәм академик өлкәдә бирелгән тырышлык нәтиҗәсе.

Китапның максаты: Россиянең мультикультурализмына төрле яклап карау, Россиядә мультикультурализмның теориядә һәм гамәлдә ни рәвешле аңлатылуына җавап эзләү, славян культурасыннан соң Россия мультикультурализмына сизелерлек йогынты ясаган һәм, вакыт узу белән, үзе дә йогынтыга дучар булган татар тәңгәллеген тикшерү. Хезмәттә татарларның Россиянең мультикультурализмына йогынтысы өйрәнелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100