news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия галиме җәдитчелек чорының татар хатын-кызлары хокукы мәсьәләләрен өйрәнгән

Гаделхан Гаделоглу хезмәтендә XIX гасыр урталарыннан башлап XX гасырның беренче чирегенә кадәр дәвам иткән яңарыш хәрәкәтен яктырта.

Төркия галиме җәдитчелек чорының татар хатын-кызлары хокукы мәсьәләләрен өйрәнгән
Айгөл Зара Кәбирова

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Төркиянең Ак диңгез университетында төрек теле һәм әдәбияты факультеты галиме Гаделхан Гаделоглуның (Adilhan Adiloğlu) «Җәдитчелек чоры: татар әдәбиятында хатын-кыз хокукы һәм хөррияте мәсьәләләре» (Ceditçilik Dönemi. Kazan Tatar Edebiyatında Kadın Hak ve Hürriyetleri Meselesi) исемле китабы дөнья күрде.

«Идел-Урал төбәгендә татар хатын-кыз хәрәкәте» бүлегендә татар хатын-кызларының хокукы, хөррияте, укыту мәсьәләсе, мөгаллимәләргә булган ихтыяҗ һәм кыз мәктәпләре, татар хатын-кыз җәмгыятьләре, беренче Россия мөселман хатын-кызлары корылтае, татар хатын-кыз хәрәкәтенең Госманлы матбугатында чагылышы турында мәгълүмат бирелә», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова.

Аның әйтүенчә, китапның «Әдәбият һәм матбугат дөньясында хатын-кызлар» бүлегендә унҗиде татар хатыны (язучы, шагыйрә, журналист) турында мәгълүмат бар. «Хәнифә Гыйсмәтуллина, Рокыя Ибраһимова, Мәхбүбҗәмал Акчурина Галимә Рәхмәтуллина, Газизә Сәмитова, Галимателбәнат Биктимерия, Маһруй Мозаффария, Фәхрелбәнат Сөләймания, Хәдичә Сәйфетдинова-Шаммасова һ.б.

«Китапта аларның әсәрләренә мисаллар да бирелгән. Автор укучыга шагыйрәләрнең әсәрләрен төрекчәгә тәрҗемәсен татар латин графикасында язылышы белән бергә тәкъдим итә. Язучы һәм журналистларның әсәрләренең кыскача эчтәлеген һәм мәкаләләреннән өзекләрнең төрекчәгә тәрҗемәсен бирә», — ди Айгөл Зара Кәбирова.

Гаделхан Гаделоглу тәкъдим ителгән шигырьләрнең күбесе филолог, әдәбият галиме, профессор Мөхәммәт Гайнуллинның «Өмет йолдызлары» (1988) җыентыгыннан алынганын әйтә. «Икенче бүлектә Идел-Урал төбәгенең беренче хатын-кыз журналы „Сөембикә“ (1913) турында мәгълүмат бар. 452 биттән, мең данәдән торган китап фотолар белән тулыландырылып бирелә», — дип аңлатты ул.

«Гаделхан Гаделоглу хезмәтенең темасы 2019 елның сентябрендә Казанга сәяхәте нәтиҗәсендә туа һәм татар филологы, доцент Азат Ахунов ярдәме белән языла. Әлеге өлкә бүгенге көнгә кадәр Төркиядә тикшерелмәгән тема булып санала. Мәгърифәтле татар хатын-кызлары бүгенге көндә дә төрки дөнья өчен үрнәк булып тора», — диде Айгөл Зара Кәбирова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100