Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төркия гаиләләрендә кеше саны кимүгә бара
2012 елда бу күрсәткеч уртача 3,7 кеше булса, 2017 елда хуҗалыктагы уртача кешеләр саны 3,4 дип билгеләнгән.
(Казан, 11 май, “Татар-информ”). Төркия Халык санын теркәү системасы (ADNKS) Төркия Республикасы гаиләләрендә кеше санының кимүгә таба баруын раслый. Бу хакта “Анадолу” агентлыгы хәбәр итә.
Төркиянең Статистика институты (TÜİK) мәгълүматлары буенча, 2017 елда Төркиядә аерым бер хуҗалыктагы кешеләр саны якынча 3-4 кеше булган.
Халык санын теркәү системасы (ADNKS) Төркиядә хуҗалыклардагы кешеләр санының кимүгә таба баруын раслый. 2012 елда бу күрсәткеч уртача 3,7 кеше булса, 2017 елда хуҗалыктагы уртача кешеләр саны 3,4 дип билгеләнгән.
Кеше саны иң күп булган хуҗалыклар Ширнакта дип теркәлгән. Монда бер хуҗалыкта уртача 6,4 кеше яши. Хаккари һәм Шанлыурфа провинцияләрендә – уртача 5,7 кеше, Батманда – 5,6 кеше туры килә.
Эскишеһир белән Тунджелида иң аз күрсәткеч: бер хуҗалыкка якынча 2,7 кеше генә туры килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз