news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Төркия эшмәкәрләренә Татарстанның икътисади куәте тәкъдим ителде

Чарада ТР Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы, шулай ук Җиһаз һәм агач эшкәртү предприятиеләре ассоциациясе вәкилләре катнашты

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ). ТР Инвестицион үсеш агентлыгында Төркия Республикасының иң зур холдингларының берсе "Boydak Holding"  (аңа 1957 елда нигез салынган) составына керүче "Form Sunger" компаниясе вәкилләре белән очрашу узды. "Form Sunger"  җиһаз, текстиль, медицина эшләнмәләре, җылылык изоляциясе материаллары һәм башкаларны җитештерүдә кулланылучы югары сыйфатлы каучук эшләп чыгара.

Чарада ТР Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы, шулай ук Җиһаз һәм агач эшкәртү предприятиеләре ассоциациясе, кайбер коммерция структуралары вәкилләре катнашты. Очрашу башында кунакларга Татарстанның инвестицион инфраструктурасы һәм икътисади куәте тәкъдим ителде.

"Төркия бизнесы безнең республиканың күптәнге дусты. Безнең милләтләрнең бер тамырдан булуы, менталь һәм мәдәни охшашлыгы һәм, әлбәттә инде, икътисад өлкәсендәге уртак проектлар әлеге мөнәсәбәтләргә булыша. Ел саен Татарстан акча кертү өчен уңайлыга әверелә. Моннан тыш, бүгенге көндә  акча-валюта базарындагы вазгыять тә безнең республикага инвестицияләүгә ярдәм итә", - дип ассызыклады ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

"Form Sunger" компаниясе директоры Мехмет Али Йорүк билгеләп узганча, Татарстан производстволарны урнаштыру өчен бик җәлеп итәрлек мәйданчык булып тора. Ул ассызыклаганча, Татарстан турындагы презентация материаллары холдинг компанияләренә күрсәтеләчәк. Ул шулай ук ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчеләрен җавап сәфәре белән Төркиягә чакырды, дип хәбәр итә агентлыкның матбугат хезмәте.                  

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100