news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия эшмәкәрләре Татарстанда 1250 гектар җирдә эре теплица ачарга ниятли

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең “Мир холдинг” һәм “Дизайн Групп” консорциумы Директорлар советы рәисе белән очрашты.

Төркия эшмәкәрләре Татарстанда 1250 гектар җирдә эре теплица ачарга ниятли
prav.tatarstan.ru

(Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда Татарстан Хөкүмәте йортында Төркиянең “Мир холдинг” һәм “Дизайн Групп” Директорлар советы рәисе Ибраһим Мирмахмутогуллары белән очрашты, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов кунакларны сәламләп, бүген Россия белән Төркия арасындагы дустанә мөнәсәбәтләр кысаларында, Татарстан һәм Төркияне тыгыз хезмәттәшлек бәйләвен искәртте.

“Без Төркияне үзебезнең стратегик хезмәттәшебез дип исәплибез, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Безнең хезмәттәшлекнең шактый озын тарихы бар, җитди инвестицион проектлар тормышка ашырылды һәм ашырыла бара”.

Очрашуда “Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясендә “Мир холдинг” һәм “Дизайн групп” компанияләре тарафыннан полиэтиленнан һәм полипропиленнан пластик торбалар җитештерү мәсьәләсе турында фикер алышу булды.

Моннан тыш, Төркия оешмасы вәкиле Татарстанда эре теплица хуҗалыгы ачу проекты белән таныштырды. Бу инвестицион проект этаплап гамәлгә куеп, 1250 гектар җирдә берничә ел дәвамында яшелчә һәм җиләк-җимешләр үстерү эшен җайга салуны күз уңында тота.

Ибраһим Мирмахмутогуллары шулай ук тиздән Төркиягә көтелгән сәфәр кысаларында, Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләрен анда теплицалар эшчәнлеге белән танышырга чакырды.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында Төркиягә эшлекле сәфәре программасына “Мир холдинг” һәм “Дизайн групп” консорциумы теплицаларын карауны кертергә вәгъдә итте.

Очрашуда Татарстан Премьер-министры урынбасары – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстанның Инвестицион үсеш агентылыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, “Алабуга” махсус икътисади зонасы генераль директоры Тимур Шаһивәлиев катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100