news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия экспортка җитештерелгән яшелчә һәм җиләк-җимешнең яртысын Россиягә сатарга ниятли

Россия хәзер җитештерүгә өстенлек бирә, киләчәктә яңа базарларга - Кытай, Малайзиягә чыгарга туры килер, дигән Төркия экспортерлар берлеге рәисе.

(Казан, 4 ноябрь, “Татар-информ”). “Төркия авыл хуҗалыгы продукциясе экспортының 40 проценты Россиягә туры килә. Әлеге күрсәткечне 50 процентка җиткерергә өметләнәбез”, - дигән Төркиянең Урта диңгез төбәге яшелчә һәм җиләк-җимеш экспортерлары берлеге рәисе Али Кавак "Анадолу" агентлыгына.

Төркиядә быел яшелчә һәм җиләк-җимеш уңышы 50 миллион тонна булыр дип фаразлана, һәм шуның 3,5 миллионы экспортка китәчәк. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә ел йомгаклары нәтиҗәләре буенча экспорт үсешенең 10-15 процентка артуы көтелә.

Али Кавак сүзләренчә, Россия базарында Төркия яшелчә һәм җиләк-җимешләренә сорау зур. Экспорт күләме артуда Россия белән элемтәләрнең яхшыруы шактый зур әһәмияткә ия.

“Төркия авыл хуҗалыгы продукциясе экспортының 40 проценты Россиягә туры килә. Әлеге күрсәткечне 50 процентка җиткерергә өметләнәбез”, - дигән Али Кавак агентлыкка.

“4 - 5 елдан Россия чит илдән томатлар сатып алмас та инде. Анда хәзер җирле җитештерүгә өстенлек бирелә. Шунлыктан яңа базарларга - Кытай, Малайзиягә чыгарга кирәк”, - дип белдергән берлек башлыгы.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100