Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төркия дәүләте Г.Тукайны искә ала
Татарстан сәнгать әһелләре Төркиянең тышкы эшләр министрлыгы тарафыннан оештырылган Габдулла Тукайны искә алу чарасына катнаша
(Истанбул, 22 апрель, “Татар-информ”, Рушания Алтай). 26 апрельдә Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Төркия башкаласы Әнкарада тышкы эшләр министрлыгы тарафыннан оештырылган Габдулла Тукайны искә алу чарасына катнашачак. 4 кешелек артист төркеме күренекле язучыбыз хөрмәтенә махсус әзерләнгән 50 минутлык шигъри драма тәкъдим итәчәк. Шулай ук Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле солистлары Зоя Борисова белән Рамил Миңлегалиевның татар композиторлары һәм халык җырларын башкарулары көтелә. Татарстан делегация составында Татарстан Республикасы Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры - Халыкара мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы Президенты киңәшчесе Тимур Акулов, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры баш режиссеры Рәшит Заһидуллин урын алган. Алар белән бергә, татар ризыкларын тәкъдим итү максатлы, бер пешекченең дә баруы карарлаштылырган. Татар әдәбиятының тиңсез әдибен тууына 124 ел тулу уңаеннан зурлап, Төркия тышкы эшләр министры Әхмәт Давутоглу, Истанбулда яшәүче галим Надир Дәүләт нотык белән чыгачаклар. Кичәгә Россия Федерациясенең Анкарадагы бөекилчесе Владимир Ивановский, Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиле Радик Гыйматдинов та чакырулы. Рәсми затларның белдерүенчә, бу кичә Төркиянең Казандагы элеккеге консулы Әхмәт Дәмирәрнең фикере буенча үткәрелә. Бу турыдагы хәбәр Төркия тышкы эшләр министрлыгының рәсми сайтында урын алган. Аеруча, Татарстан сәнгать әһелләре 24 апрельдә Татарстан вәкиллегенең зур ярдәме белән оештырылган Истанбулдагы Тукай кичәсенә дә катнашачаклар. Тик кызганыч, Әнкарада булачак әлеге чара турында нигәдер җирле татарларга белдерүче булмаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз